Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дистәләгән авыл кешесен алдаган

Узган гасырның 90нчы елларында тормыш агымына килеп кергән базар үзгәрешләре провинция кешеләрен күп нәрсәләрдә нык үзгәртте. Ул чакларда башкалар милкен урлау ысулы кебек алдакчылык үзенең “заманча” күренешен алды.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Киртәлегә 90нчы еллар азагында көзнең соңгы аенда Ульяновски өлкәсеннән бер хатын-кыз килгән, ул үзен авыл хуҗалыгы про­дукцияләре, төгәлрәге – ит җыеп сатучы буларак таныштырган. Шунда ук акчасын да тәкъдим иткән. Авылда кемнәрнең көнкүрешендә итләре булган, аңа тапшыра башлаганнар, шул ук вакытта акчалата исәп-хисап та ясалган, ул чакларда бу си­рәк була торган күренеш иде. Сатып алучының машинасы авыл буйлап сыер һәм дуңгыз ите җыеп йөргән. Машинаның номерын язып калырга беркемнең дә уена килмәгән.    

Эшкуар бер машина кузовы ит җы­еп алгач, авыл кешеләренә икенче көнгә дә терлекләр чалып куярга тәкъдим итеп, акча белән киләчәген һәм иткә шунда ук исәп-хисап ясаячагын әйткән. Продукция өчен акча шунда ук биреләчәге турындагы хәбәр күрше авылларга да бик тиз арада таралган. Анда да шулай ук терлекләр чала башлаганнар. Эшкуар алдамаган. Бер көннән соң килгән, бары тик инде башка транспортта. Акчасы берничә түшкә генә җиткән. Хатын-кыз алган ит өчен акчаны икенче көнгә китерәм, дип аңлаткан. 

Реклама

Алдакчы хатын-кыз итне беренче тапкырына караганда да күбрәк җыеп,  Ульяновски ягына китеп барган, һәм дистәләгән авыл кешесен “кәкре каенга терәтеп”, юкка чыккан. 

Ышанучан кешеләр икен­че тапкырында да ма­шина­ның номерын язып калмаганнар, хатын-кыз­ның документларын сорап һәм тикшереп тә торма­ганнар. 
“Сездән итне кем сатып алды?”, “Хатын-кыз­ның исе­­ме, фамилиясе ­ничек?”, “Машинаның но­ме­ры нинди?” – дигән со­рауларның берсенә дә авыл кешеләрендә җавап та­былмады.  

Зыян күрүчеләрнең гаризасы буенча кузгатылган җинаять эше, авыл кешеләренең берсе ышанучан крестьяннарны алдап киткән сатучыны Ульяновски базарында танып алганчыга кадәр, озак вакытлар әле ачылмыйча торды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев