Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дөньяда әлеге гаскәрләрдән дә яхшысы юк”

Бүген бөтен ил буенча Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина, фото Беловларның гаилә архивыннан ). Бүген бөтен ил буенча Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. 

Тәтештә иртәдән үк бәйрәм җиле искәндәй тоела – зәңгәр беретлар, тельняшкалар, әле анда, әле тегендә “Бездән башка, беркем!” – дип язылган әләмнәр сәламли.

“Без, десантчыларның һәркайсы, бу көнне якты хисләр белән түземсезләнеп көтәбез, – дип уртаклаша Александр Белов. – Очрашабыз, үзебезнең дуслар, армия туганлыгы берләштергән якташлар белән аралашабыз”. Ул хәрби хезмәттә 20 ел элек булып кайткан. Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумында укуын тәмамлаганнан соң, чакыру буенча хәрби комиссариатка килгән. Хабаровскида сайлап алу курсларын узгач кына һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәчәген белгән. “Барлык мөһим медицина күрсәткечләре буенча үттем. Физик әзерлек җитәрлек дәрәҗәдә иде. Жуковода без, мәктәптә укыган чакта, спортзалга үзебез җайланмалар урнаштырдык, – дип искә төшерә Александр. – Әсбаплардан карап штангалар ясадык, гәүдәне чыныктырырга – тренажер, кайдандыр герләр таптык, матраслар алып килдек һәм һәр көнне диярлек спорт белән шөгыльләнергә йөрдек”. Егетләр сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Әфганстанда батырларча һәлак булган, каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән Андрей Потапов алар өчен үрнәк булган, һәм һәркайсы аның кебек кыю һәм тәвәккәл булырга омтылган. 
“Уссурийскида 83нче аерым һава-штурм бригадасының 3нче батальонның разведка ротасында узган армия юлын сагынып искә алам, ул кызыклы һәм файдалы булды. Бүгенге көндә әлеге бригада – Россия Федерациясенең һава десанты гаскәрләрендә иң яхшыларының берсе. Тактик дәресләргә, атуга, спорт-күмәк эшләргә күп вакытны багышладык – спорт белән шөгыльләнер өчен частьтә барлык шартлар булдырылган иде. Тагын хезмәт итәр идем әле, – дип әңгәмәне дәвам итә Александр. – Хәрби туганлык хисен һәркем тойды. Йөгерүдә 30 чакрымга кадәр араны үтәргә туры килде. Арттарак калынса, кайберләренең автоматын яки рюкзагын алып, бер-беребезгә ярдәм иттек. Психологик әзерлек көчле булды. “Бездән башка, беркем!”  дигән гыйбарә барлык десантчылар өчен гомерлек шигарь итеп кулланылды һәм шулай булып калачак та. Яхшы хезмәт иттем, часть командованиесе тарафыннан рәхмәт һәм грамоталар белән бүләкләндем. Ерак көнчыгыш хәрби округы командующие, армия генералы Юрий Якубов шәхсән үзе тапшырды”.
“Дембель аккорды” – кайнар нокталарның берсенә техника төяү белән хәрби эшелонны озату армиянең соңгы йөкләмәсе булган. “Туган җиргә якташым Болгардан Рамил Фәйзулгатов белән поездда 8 көн бергә кайттык. Кесәдә бар җыенысы 500 сум акча бар иде. Пассажирларның безгә хөрмәт белән карауларын хәтерлим әле, ә әбиләр нинди булса да тәмле ризык белән сыйларга тырышты. Безне “солдатиклар” дип атадылар. Һәм менә, 11 октябрьдә, метеорда Тәтешкә кайттым, Килдешкә кадәр килеп җиттем дә өйгә кадәр җәяүләп атладым. Канатлангандай очып йөрдем – бар да якын һәм сагынылган. Өйгә кердем – сеңелем белән әнием дулкынланудан елыйлар. Ә кич белән мотоциклда Максимовкага – сөйгән кызым Наталья янына киттем. Без аның белән балачактан, мәктәп елларыннан ук дуслашып йөрдек. Бер үк техникумда укыдык”. 
Яшьләр өч айдан соң туй уздырган һәм шуннан бирле инде бер-берләреннән аерылмыйлар. Икесе дә бер үк оешмада эшлиләр, Тәтештә бергәләшеп йорт төзиләр, аның проектын үзләре ясаган һәм нигезеннән башлап, барысын да үз көчләре белән торгызалар. Уллары Артем белән Вадим төзелештә ярдәм итәләр.

Беловларның рух күтәренкелеге чамасыз. 

Аерым шатлык китерүче умарталык гаилә бюджеты өчен зур булышлык булып тора. Бал кортлары белән аралашу – Александрның яраткан эше. Ә буш вакытларында социаль челтәрдәге десантчылар төркемендә дуслары белән аралашып-хат языша. 
Ир-егетләр һәрвакытта эл­емтәдә тора, алар шатлык­ларны бүлешергә әзер, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм итәргә һәм хупларга да ашкынып торалар. “Берәү барысы өчен, һәм барысы – берәү өчен” – әлеге мәкальдә чын ир-атларның төп әхлакый тәртибе ачык чагыла.

“Һәр яшүсмергә армия хезмәтен һичшиксез узарга кирәк, чөнки бу үзеңнең шәхси сыйфатларыңны тикшерүнең, үзеңә ышануның, үзеңнең хәрби бурычыңны намус белән үтәүнең иң яхшы мөмкинлеге. Үзенең Ватанын яраткан һәркемгә, беренче чиратта иптәшләренең күзенә кыю рәвештә карар өчен, армия­дә хезмәт итү зарур.    

Армия хезмәтендә булмаган егетләргә теләк – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм һава десанты гаскәрләренә эләгергә омтылырга, чөнки җырда җырланганча: “Десант гаскәрләреннән дә яхшырак гаскәр юк дөньяда”, – дип инана Александр. – Анда хезмәт итү мөмкинлеге һәркемгә дә тәтеми, әмма әлеге юлны үтүчеләр, бу хакта беркай­чан да ­онытмаячак”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X