Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт айда юлларда дүрт бала үлгән

2020 елның 4 ае эчендә республика юлларында 16 яшь­кә җитмәгән балалар кат­нашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 бала үлгән, 101е җәрәхәт алган.

(Тәтеш, 20 июнь, "Тәтеш таңнары").  Россия Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр ит­кәнчә, урамнарда, юлларда үзеңне имин тоту, шулай ук җәйге каникул вакытында район территориясендә фаҗигаләрне кисәтү, юл хәрә­кәте кагыйдәләрен үтәү, юл хәрәкәтендә кур­кы­ныч­сызлык­ны тәр­бияләү, урамнарда үзеңне имин тотуны пропагандалауга юнәлтелгән күнек­мәләрне өйрәтү һәм ныгыту белән бәйле максатларда чаралар уза. Күзәтчелек вакытында чыгып йөргән өчен контроль көчәйтеләчәк, хокук бозучыларга карата мәҗбүри тәртиптә административ йогынтыдагы чаралар ­кулланылачак.

Шоферларны чиктән  тыш игътибарлы, сак һәм җаваплы булырга, аеруча да мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында, җәяүлеләр кичүен үтеп чыгу кагыйдәләрен катгый үтәргә, балаларны утыртып йөргәндә тизлекне арттырмаска, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балалар өчен махсус утыргычларны, иминлек каешларын кулланырга өндибез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев