Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан Тәтеш районында барлыгы 15 янгын чыккан

Шуның бары тик алты очрагында гына йорт иминиятләштерелгән булган.

(Тәтеш, 14 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Табигать бәла-казалары алдында кеше заманча технологияләр гасырында да элеккечә үк көчсез булып кала. Һәм бу моны һәрдаим дәлилләп тора: кешеләр янгыннар чыкканда һәм башка аянычлы күренешләр вакытында мал-мөлкәтләреннән, ә кайчакларда сәламәтлекләреннән мәхрүм калалар, яки гомерләре өзелә.  

Ел башыннан Тәтеш районында барлыгы 15 янгын чыккан, нәтиҗәдә 6 гаилә йорт-җирсез һәм милексез калган. Шуның бары тик алты очрагында гына йорт иминиятләштерелгән булган. Теләсә нинди суммадагы акча шул вакытта һәр гаиләгә ничек итеп зур ярдәм булыр иде!

“Кайда егыласын белсәм, салам түшәп куйган булыр идем” – дигән халык әйтеме һәркемгә дә яхшы таныш. Ә аерым бер “саламны” җәеп куярга мөмкин. Моның өчен үзеңнең милкеңне иминиятләштерү дә җитә. Тәтеш районында яшәүчеләрнең шундый мөмкинлеге, иминият компаниясен сайлау хокукы булуы, ничек әйбәт.   

Бүгенге көндә бөтен нәрсәне дә: торакны, ке­шеләр һәм терлекләрнең гомерен, сәламәтлеген, транспортны һәм башкаларны иминиятләштерергә була. Билгеләп үтәргә кирәк, иминият акчасын түләү вакыты – 2дән 10 эш көненә кадәр. Димәк бу, әгәр бәла-каза килеп чыккан икән инде, кешеләрнең шактый саллы суммада акча алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев