Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Электрон сертификат ярдәм итәчәк

2026 елның 1 гыйн­ва­рыннан Татарстан инвалидлыгы булган балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча РСФның киң кырлы пилот проектына кушылды.

Проект 4 яшьтән 17 яшь­кә кадәр­ге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе билге­лән­гән гаи­ләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

– Программаның төп чарасы – электрон сертификат. Әлеге акчаны сайланган оешмада 21 көнлек төп тернәкләндерү курсы өчен генә түгел, ә өстәмә чыгымнарга да: баланың үзенә һәм аны озатып йөрүче кешенең яшәве һәм туклануы өчен дә юнәлтергә мөмкин.

Электрон сертификат проактив тәртиптә булдырыла: фондның территориаль органы аны медицина-социаль экспертиза учреждениесеннән алын­ган мәгълүматлар нигезендә ав­томатик рәвештә билгели, аерым гариза язу таләп ителми.

Медицина-социаль экспертиза учреждениесе бел­гечләре баланың комплекслы тернәкләнүгә мох­таҗ­лыгын билгелиләр, максатчан тернәкләнү төр­кемен ачыклыйлар һәм ата-аналарга җен­текле мәгъ­лүматлар җитке­рәләр. Законлы вәкил­ләргә тернәкләнү оеш­масын сайлау тәртибен (үз төбәгендә дә, федераль үзәк­ләрдә дә) аңлаталар, шулай ук хезмәтләр исемлеге, курсның эчтәлеген һәм электрон сертификатны куллану кагыйдәләре турында тулы мәгълүматлар җиткерәләр.

Сертификат законлы вә­килнең “Мир” карта­сы­на рәсми­ләш­те­релә. Тер­нәк­ләндерү хокукын­нан беренчел инвалидлык бил­геләнгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк. 

Социаль фонд шулай ук тернәк­ләндерү уздыру урынына барып-кайтуга ярдәм күрсәтүне дә күздә тота. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң ата-ана РСФның клиентларга хезмәт күрсә­тү бүлегенә тимер юл транс­­­порты белән баруны тәэмин итү яки шәх­си автомобиль кулланганда чыгымнарны ком­пенсацияләү өчен мөрә­җәгать итә ала, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсә­тү бүлеге (бүлек хокукла­рын­да) җитәкчесе Ирина ­Большакова.

фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев