Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елена Вахтурова: Татарстан – минем йортым

Өч миллионнан күбрәк татарстанлы өчен 30 август – ­аерым дата – Республика көне, тәтешлеләр өчен әле ­тагын Шәһәр көне дә.

(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таңнары"). Бәйрәм җитәр алдыннан без гәҗит укучыларыбыз белән аралаштык һәм аларның үз шәһәрләрен, республикаларын ни өчен яратуларын, соңгы берничә ел эчендә Тәтештә һәм Татарстанда нинди үзгәрешләр булуын ачыкладык.
 
Елена Вахтурова: “Безнең рес­публика – Россиядә һәм хәтта аның чикләреннән тыш та алдынгыларның берсе. Стендка ату буенча Бөтенроссия ярышларында катнашучы буларак, башка төбәкләрдәге спортчылар аңа хөрмәт күрсәтеп, халкыбызның көче һәм куәте турында  әйтүләрен күп тапкырлар ишеткәнем булды. Иделнең уң як ярындагы гүзәл шәһәребез Татарстанның әһәмиятле өлеше булып тора, нәкъ тә менә Тәтеш – Россиядәге табигать матурлыгының йөзек кашы, аңа биредә яшәүчеләр дә, шулай ук төрле шәһәрләрдән килгән туристлар да соклана”.

фото: Елена Вахтурова шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев