Эш бирүчегә дәүләт ярдәме булышлык итәчәк
– Әгәр мин яшьләрне эшкә алсам, ул чакта оешма субсидия алачак, дип ишеттем. Бу дөресме соң? – дигән сорауны бирә укучыбыз Михаил Т.
Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Сергей Цветков җавап бирә:
– Чынлап та, 30 яшькә кадәрге эшсез гражданнар өчен хезмәт базарының ярдәм программасында үзгәрешләр булды. Элек 30 яшькә кадәрге аерым категориядәге гражданнарны эшкә урнаштырган вакытта гына компанияләр дәүләт ярдәменә исәп тота ала иде. Субсидиянең күләме – 3 минималь хезмәт хакы, аны район коэффициентына, иминият взнослары суммасына һәм эшкә урнаштырылганнарның исәбенә карап арттыралар. Оешмалар беренче түләүне эш эзләүчене хезмәткә урнаштырганнан соң бер ай узгач алачаклар, икенчесен – өч айдан соң, өченчесен – алты ай узгач. Дәүләт ярдәмен алу өчен эш бирүчегә “Россиядә эш” порталында шәхси кабинет аркылы белгечләр җыю өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә; субсидияләр билгеләү һәм түләү белән шөгыльләнүче социаль иминият фондына “Соцстрах” системасы аркылы гариза җибәрергә кирәк. 2022 елда башка эш бирүчегә даими эшкә күчерелгән, ләкин эштән азат итү куркынычы янаган гражданнар өчен дә эшсезләр сыйфатында теркәү таләбе шулай ук гамәлдән чыгарылды. Кызыксындырган сораулар белән 2-63-40 номеры буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев