Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш урыны имин булырга тиеш

Бүген – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

 

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Быел Бөтендөнья хезмәтне саклауның шигаре – “Имин һәм сәламәт производство мохите – хезмәт өлкәсендә төп нигез булып торучы принцип һәм хокук”. 

Тәтеш районы икътисадының аграр секторында 800гә якын кеше эшли. Производствода хезмәтне саклау мәсьәләсе иң мөһимнәрнең берсе булып тора, аңа зур әһәмият һәм игътибар бүлеп бирелә.   

– Хезмәт иминлеге ул –  эшчән­лек торышы, эш барышында куркынычлылык килеп чыгуга мөмкин кадәр күбрәк юл куймау, ә хәвеф-хәтәр килеп чыгу ихтималын иң аз дәрәҗәгә җиткерү. Шуңа күрә иминлек кешене һәм аның эш урынын саклау чараларының комплекслы системасы икәнлеген аңларга кирәк. Хезмәтне сак­лау культурасын булдыру зарур, һәм бу процессның башы эш урыннарында куркынычсызлык мәсьәләлә­рен мәгълүмат рәвешендә аңла­ту­дан гыйбарәт. Закон нормасы нигезендә, оешманың һәр хезмәткәре иминлекнең барлык таләпләренә җавап бирүче хезмәт шартлары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Моның белән бәйле хезмәтне сак­лау буенча кайбер таләпләр гамәлдә, эш бирүче аларны төгәл рәвештә мәҗбүри үтәргә, ә аларны башкару шартларын һәрбер хезмәткәр белән хезмәт килешүендә ныгытырга тиеш. Райондагы авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренә хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына агымдагы елда 3 251 000 сум бүлеп бирелде. Производствода имгәнүне һәм һөнәри чир алуны киметү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә күчмә медицина тикшеренүләре, хезмәтне сак­лау буенча ки­ңәшмәләр оештырыла, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барыла, оешмаларда шартларны һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар планы эшләүдә методик ярдәм күрсәтелә, – дип ачык­лык кертте РФ агросәнәгать комплексының Тәтеш районындагы профсоюз хезмәткәрләре оешмасы рәисе ­Виталий Ерастов.   

Райондагы язгы чәчү эш­ләренең кызган чагында “2023 елдагы язгы чәчүне үткәрү вакытында хезмәтне саклау һәм производство куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында”гы айлык бара. Ул хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген сак­лау мәсьәләсенә зур игътибар бүлеп бирүне күз уңында тотып уза, хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт таләпләрен, һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесенең профилактик мөмкинлекләрен җентекләп тикшерүгә һәм аларны кичекмәстән тәртип­кә китерү максаты белән ким­челекләрне ачык­лауга нигезләнгән.   

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел саен “Хезмәтне саклауның һәм янгын ­куркынычсызлыгы шартларының иң яхшы торышы өчен” республика конкурсында катнашалар һәм былтыр, 2022 елда, 100 кешегә кадәр исәбе булган агросәнәгать комплексы оешмалары арасында “Колос” агрофирмасы – беренче, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы икенче урынны яулады.   

фотоны Виталий Ерастов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев