Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшчеләр, укытучылар, хат ташучылар... кирәк

Тәтештә вакансияләр ярмин­кәсе булды.

(Тәтеш, 28 октябрь, Тәтеш таңнары). Халыкка мәшгульлек үзәге хез­мәткәрләре эш эзләүчеләргә 300дән артык вакансия тәкъдим итте, нигездә – республика шәһәрләренә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләренә бару белән. Безнең районда эш бирүчеләр 50 хезмәт урыны тәкъдим итәргә әзер. Халыкка мәшгульлек үзәге директоры Сергей Цветков әйтүенчә, 24 октябрьгә районда эшсезлек буенча 44 кеше теркәлгән. “16 тәтешле һөнәри әзерлек һәм квалификацияне үстерү программасы буенча укый, – диде ул. – 58 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. 31 кеше һөнәри уку уза, хатын-кызлар нигездә чәчтараш, тырнаклар ясау буенча белгеч булырга телиләр, ир-егетләр каравылчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, балта остасына укыйлар”. Тәтешнең эш бирүчеләренә дә кадрлар кирәк. “ТәтешТехПыяла” ҖЧҖ производствосын киңәйтә, яңа вакансияләр бар. 
“Урында бушлай өйрәтәбез, зарурилык булганда Тольяттига командировкага җибәрәбез”, – дип хәбәр итә предприятие вәкиле.

“Кант” ҖЧҖ заявканы беренче тапкыр гына бирми инде, махсус киемнәр җитештерү биредә төп юнәлеш булып тора, эшкә 15 кеше таләп ителә. Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина авылларда инглиз теле укытучылары кискен җитешмәү, шулай ук башка уку фәннәренә дә мөгаллимнәр кирәклеген билгеләп үтте. Берничә авылда элемтә бүлек­ләренә хат ташучыларга вакантлы урыннарга дәгъва итүчеләрне таба алмыйлар, бу юлы да теләк белдерүчеләр табылмады. Авылларда социаль хезмәткәр­ләр дә кирәк.

Гаризалар барыннан да күбрәк “Метроэлектротранс” МУПтан керде, аның вәкилләре ярминкәгә беренче тапкыр килде һәм эш урыны белән тәэмин итәргә әзер иде. 
Эш эзләүчеләр бер өстәлдән икенчесенә күчеп, вакансияләр белән кызыксындылар, буклетлар карадылар, үзләренә кирәкле вакансияләрне сайладылар. Вакансияләр ярминкәсенә 89 кеше килде. Эш эзләүчеләр ярминкәдә катнашкан предприятиеләргә вакантлы урыннарга әңгәмәгә чакырылды. Вакансияләр ярминкәсенә килгән барлык гражданнар халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге канун мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультацияләр алды.

Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев