Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эше барның – ашы бар

Келәштә яшәүчеләр үзләренең гаиләләре өчен җитеш тормыш булдырып, шәхси яр­дәмче хуҗалыкларны үстерү, башка төр эшкуарлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә.

(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Фәнил Галимов – шундыйларның берсе – үзенең авылында унике ел элек агач ярдыру цехы ачарга батырчылык иткән.

“Аңа кадәр колхозда тәэминатчы идем,  ә ул таркалгач, кайда эшләргә икән дип уйлана башладым. Үз эшемне ачып карарга кирәк дип яхшылап фикер йөрттем. Үземең сайлау­ны агач эшкәртүгә туктаттым, авылдашым Ирек Галиуллин мине хуплады, – дип сөйли бизнеска басу тарихын Фәнил Хәлим улы. – Баштарак участокны өч елга арендага алып тордык, аннары аны сатып алдык, кечерәк цех төзедек, Ульяннан агач ярдыру җайланмасы алып кайттык, Келәштән бригада җый­дык. Барысы да шома гына бармады, кайбер килешүләр дә рәсмиләштерүләр генә дә никадәр вакыт таләп ителде, зыян юк, барысын да булдырып чыктык”.  
Эшкуар билгеле бер делянкада урман кисүгә Тәтешнең урман хуҗалыгы белән килешү төзегән, эшләгәннән соң ул чиста булырга тиеш. “Йомшак токымлы агачлар – усак, юкә кисеп аударабыз, – дип хәбәр итте ул. – Аннары куәтле машинага төйибез, аның руле артында улым Ирек эшли, ул белдекле механик та, һәм базага илтәбез, иске трактор да бар”.
Фәнил үзенең эшчеләре турында хөрмәт белән сөйли, аларның эш көне иртәнге җидедә башлана, кичке дүрттә тәмамлана. Игорь Яценко биредә предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли. “Бер көнгә 5-6шар кубометр агачны чиста тактага эшкәртәбез, – ди такта ярдыручы. – Җитәкчелек хезмәт хакын вакытында түли, барыбыз да канәгать”. 
Ир-атлар уртаклашканча, алар такталарны төрлечә ярдыра, утызлыга – сорау күбрәк икән. Сочида Олимпиада булган елны 70 кубометрга зур җаваплылыктагы заказны да искә төшерделәр, аларга ул чакта спорт объектларын төзүгә борыслар чыгару өчен ике сменада эшләргә туры килгән, Россия­дә Олимпиянең кышкы уеннарының матур бәйрәменә шул рәвешле үзләреннән өлеш кертүләре белән горурланалар.
Теләсә кайсы эшкуар өчен бухгалтерлык исәп-хисабында тәртип булу – мөһим эш, Фәнил Хәлим улы моны да үзе оста итеп башкарып чыга. “Техникумда бухгалтерлык­ка укыдым, үткәндәге тәэминатчы эшендә шулай ук документларны пөхтә һәм төгәл алып барырга өйрәндем, – дип аңлата ул. – Пенсия фондына һәм салым өчен бурычларым юк, электр энергиясенә шулай ук вакытында исәп-хисап ясыйбыз”.
Күпләр үз эшен башлый ала, бары тик теләгең зур булырга тиеш, үз максатларыңа ирешү осталыгы һәм якыннарыңның ярдәме кирәк дип саный авыл эшчәне. Фәнил Хәлим улы хатыны Дания Әмир кызы белән ике бала тәрбияли, алар белән бергә әниләре Мәдинә апа да яши, аның зирәк киңәшләре аларны гомер буе озатып бара. “Кеше туганнары һәм якыннары өчен, кешеләр өчен яши, аның барлык игелекле гамәлләре – алар өчен”, – ди эшкуар.
Галина Таҗетдинова (автор фотосы)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев