Эшкә йомгак ясалды
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятенең хезмәт коллективы җыелышы булды.
(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары"). Идарә рәисе Илдар Сөләйманов Тәтеш райпосы Советы һәм Идарәсенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясады. “Узган еллар белән чагыштырганда 2019 елда товар әйләнеше азрак кимеде. Ә шәһәр һәм авыллардагы берничә кибеттә товар әйләнеше артты. Хезмәт план буенча оештырылды, барлык бурычлар үтәлде”, – диде Илдар Флер улы. Киңәшмәдә катнашучылар ревизия комиссиясенең мәгълүматын тыңладылар. Киңәшмәдә катнашкан авыл җирлекләре башлыклары авылларда автолавкалар эшенең сыйфатын яхшырту буенча сораулар бирделәр. Аларның барысына да җаваплар алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев