Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшкуарлар медицина хезмәткәрләренә ярдәм итә

Коронавирус эпидемиясе кешеләрне берләштерде, барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша, шул исәптән үзләренә дә җиңелләрдән булмаган эшкуарлар да.

(Тәтеш, 24 апрель, «Тәтеш таңнары») Коронавирус хәвефендә тәтешлеләр дә читтә һәм битараф калмады.

Хәзерге вакытта Казанда яшәүче якташыбыз Вадим Самаркин Тәтешнең үзәк район хастаханәсендәге медицина хезмәткәрләренә медицина битлекләре һәм бияләйләр, бушлай ярдәм сыйфатында бәйләнешсез термометрлар тапшырды.

Тәтеш эшкуары Рамил Гафуров та хәйрия ярдәменә кушылды, ул ашыгыч медицина хезмәткәрләре өчен саклагыч әйберләр сатып алды.

Вадим Александровичның ата-анасы Нина Ивановна белән Александр Георгиевич Самаркиннар һәм Рамилнең әти-әнисе Җәмилә Иршат кызы белән Рәшит Хәсән улы Гафуровлар ярдәмчел, мәрхәмәтле уллар тәрбияләп үстергән.

Коронавирусны без бергәләп җиңеп чыгачакбыз. Бер-беребезгә күңел эретерлек сүзләр һәм игелекле гамәлләр белән булышлык күрсәтик, үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен үтәүгә зур җаваплылык белән карыйк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев