Эшләү алгоритмын кабатладылар
Тәтеш районы мәктәпләрендә “Тормыш иминлеге нигезләре” дигән Бөтенроссия ачык дәресләр узды.
Гражданлык оборонасы айлыгы кысаларында үткәрелгән очрашулар, дәресләр бинада, урамда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен аңлы рәвештә үтәүгә йогынты ясый. – Мондый дәресләр куркынычсызлык турындагы кагыйдәләрне үстерергә, балаларны янгын вакытында, сулыкларда үз-үзен дөрес тотарга, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белергә өйрәтә, – дип хәбәр итәләр районның мәгариф бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев