Эшкә урнашу өчен юнәлешләр бирелде
Тәтештә вакансияләр ярминкәсе булды.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Традицион чараның максаты – шәһәрдә яшәүчеләргә эшкә урнашырга, вакансияләр турындагы мәгълүматларны алу мөмкинлеген арттыруга, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен халыкка якынайтырга, аларның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итү. Мондый ярминкәдә теләге булган һәр кеше, мәшгульлек үзәгенә турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә дә катнаша ала.
– Чарада 12 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте эшчәннәре катнашты, – дип хәбәр итте Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Сергей Цветков. – Эш бирүчеләр тарафыннан барлыгы 26 вакансия: төргәкләүчеләр, тракторчылар, шоферлар, сатучылар, икмәк пешерүчеләр, кондитерлар, электр монтерлары, ветеринария табиблары һәм фельдшерлар тәкъдим ителде.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, ярминкәдә 19 кеше булган, катнашкан предприятиеләрнең вакантлы урыннарына алга таба эшкә урнашу өчен 17 юнәлеш бирелгән.
Мәшгульлек хезмәте белгечләре килүчеләргә интернет-ресурслар аркылы, шул исәптән Бердәм цифрлы платформаны кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турындагы мәгълүматны бәян иттеләр. Эш эзләүчеләрнең һәркайсына әлеге порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев