Эт кайчан дошманга әйләнә
Торак пунктларда этләр өерен очраткан чаклар була. Шундый хәлдә калганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында районның ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов сөйләде.
– Этләр гадәттә сәбәпсез һөҗүм итмиләр, ләкин алар үзләренеке дип санаган территорияне саклыйлар, шулай ук өер эчендә көчекләр булса да ярсу булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә сукбай этләр булган урыннарны читләтеп үтү хәерлерәк. Әгәр урап узу мөмкинлеге булмаса, ышанычлы рәвештә алга барыгыз. Кайбер этләр кеше янына якын ук килергә яки өрә башларга мөмкиннәр. Баруыгызны дәвам итегез. Качам дип йөгермәгез, чөнки аларда аулау тойгысы барлыкка килә.
Кинәт кенә туктап калырга, этләргә текәлеп карарга, кычкырырга һәм куллар белән болганырга ярамый: бу янау кебек тоелырга һәм ярсучанлык тудырырга мөмкин.
Әлбәттә инде үзеңә дә этләрне борчырга: аларга ризык бирергә яки тартып алырга, сыйпарга, йөкле яки балалаган этләргә кагылырга, чатка куалап кертергә ярамый.
Әгәр сез кечкенә бала белән буласыз икән, аны кулыгызга күтәрегез. Зур баланы кулыннан җитәкләп, эт булмаган яктан алып барыгыз. Аңа борылып карарга, кул болгарга һәм кычкырырга ярамый, диегез. Этләрнең һөҗүмгә әзерлеге гадәттә аның үз-үзен тотышында чагыла: койрыгын бертуктаусыз селкетә, колаклары алга тырпаеп тора, арка йоннары кабара, кисәтүле ырылдый башлый. Әмма бер читтә тыныч кына яткан этнең дә кинәт кенә арттан йөгереп килеп тешләп алу ихтималы да бар. Шуңа күрә һәрчак сак булырга кирәк.
Әгәр этләр инде һөҗүм итәргә җыенган икән, сезгә аларны күрмәгәнгә салышу кыяфәте чыгарырга соң инде. “Тик кенә торырга”, “ятарга”, “урыныңа барырга” дигән берничә команда бирергә була – бу аларны аптырашта калдырырга һәм килүен акрынайтырга мөмкин.
Этләр һөҗүм иткәндә кешене еш кына аяктан егарга тырышалар, шуңа күрә егылмас һәм үзеңне арткы яктан саклар өчен күзләр белән сөялеп калыр урын эзләргә кирәк. Агачка яки коймага үрмәләп менәргә була. Сумканы, зонтикны, бөгәрләгән куртканы – тешләргә җыенган хайванның авыз төбенә куярга мөмкин булган теләсә нинди әйберне алгы якта тотып торырга була.
Этләрне куркыту өчен махсус җайланмалар да бар. Мисалга, электрошокер. Аның тавышы хәтта этләрне дә куркыта. Әгәр файдасы тимәсә, турыдан-туры кулланырга мөмкин. Күп очракларда ультратавышлы куркыту җайланмалары да ярдәм итә.
Этләр һөҗүм иткән кешегә ярдәм итәр өчен, аларның игътибарын читкә юнәлтергә кирәк. Мәсәлән, аларга ниндидер ризык ыргытырга яки үзеңә таба каратырга – таяк алырга, нәрсәдер кычкырырга, таш ыргытырга була. Моны бары тик үзегезнең качар урыныгыз: бинага керү яки агач башына менү мөмкинлеге булганда гына эшләргә ярый.
Ләкин шулай да сезне эт тешли калса, иң мөһиме – котыру чиреннән прививка ясатыр өчен һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш итә районның баш ветеринары.
фото: архив/Аванград
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев