Фейерверклар фәкать шатлык кына китерергә тиеш
Яңа ел бәйрәмнәрендә гражданнар еш кына пиротехник әйберләр куллана.
.jpg)
– Пиротехник әйберләрне кулланган вакытта тыела: пиротехник әйберләрне куллану инструкциясе таләпләрен бозып файдалану; пиротехник әйберләрне, әгәр ул кешеләр күмәк җыелган вакытта ачык территорияләрдәге инструкцияләргә каралмаган булса, бинада, бина эчендә куллану; пиротехник әйберләрне теләсә нинди корылмадан 30 метрда якын аралыкта эшләтеп җибәрү; агачлар, электртапшыргыч линияләр астында һәм җиңел янучан әйберләргә якын эшләтеп җибәрү; пиротехник әйберләрне аларны кулланган вакытта иминлекне тәэмин итүгә мөмкинлек бирмәүче һава торышы шартларында куллану; фитилен кабызган вакытта пиротехник әйберләргә таба иелү; җимерелгән әйберләрне һәм файдалану елының вакыты чыккан әйберләрне куллану; пиротехник әйберләрне җылыту приборлары һәм ачык ут чыганаклары янында саклау; пиротехник әйберләрне ачып карау, аларны учакта яндыру; кешеләргә һәм хайваннарга юнәлтү; балаларга өлкәннәрдән башка куллану; пиротехник әйберләрне исерек хәлдә булганда куллану, аның янәшәсендә тәмәке тарту рөхсәт ителми, – дип кисәтә тәтешлеләрне Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Харитонов. – Янгын чыккан очракта 01, 101 яки 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев