Фестивальдә җиңүгә ирештеләр
Бүләкләү Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештәге кадет мәктәп-интернатының вокаль дуэты Азалия Храмова белән Григорий Герасимов (җитәкчеләре Елена Горбунова) “Ватанның яшь талантлары” кадет иҗатының XV Бөтенроссия фестиваленең “Музыкалы” номинациясендә җиңүче булдылар.
Бүләкләү Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Безнең кадетлар Көнбатыш хәрби округының Офицерлар йортында катнаштылар, алар “Яшь солдат” җырын башкардылар.
Кадетлар Яна Данилова белән Варвара Костина (җитәкчеләре Наталья Хөснетдинова) “Сәнгатьле” номинациясендә дипломантлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев