Фигнер гаиләсенең кече ватанында
Якшәмбе көн.
(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы). Якшәмбе көн. Һава торышы көчле җил һәм яңгыр булыр дип фаразлый, әмма без, караңгы болытларга борчылып күз салабыз, әмма шулай да юлга кузгалабыз. Тәтеш – Казан юлы белән барганда Льяш, Олы Тормы, Чолыны узабыз да Алабирде ягына борылабыз. Аңа килеп җиткәч, авыл урамы аша үтә торган юлга керәбез.
Биредә калкулыклы урын, шуңа күрә Никифоровканы ерактан болай гына күрү мөмкин түгел. Эчке тоемлауга ышанып, дөрес юнәлешне сайлыйбыз һәм авылның үзәк урамына чыгабыз, янәшәсендә иске буш агач чиркәү торган яңа мәдәният йорты бинасы (монда башлангыч мәктәп, медпункт) урнашкан.
Безне пенсионер Галина Фролова каршы ала һәм озатып йөрүче ролендә чыгыш ясый. Ул Васильевкада (Тәтеш районында шундый авыл була) туа, ләкин биредә, Никифоровкада, берничә уннарча елдан бирле гомер кичерә, элек колхозда тракторчы булып эшли.
“Зираттан башларбыз, мөгаен?” – дигән тәкъдимне ясый ул. Без ризалашабыз һәм таныш түгел юнәлеш буйлап җәяүләп атлыйбыз.
Тарихи белешмәлекләрдән күренгәнчә, биредә яшәүчеләр 1861 елга кадәр алпавыт крестьяннары төренә кергән. Игенчелек, терлекләр үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20нче гасыр башында Никифоровкада волость идарәсе урнашкан; Казан Богородица чиркәве, земский мәктәп, җил тегермәне, вак-төякләр сату урыны эшләгән.
Сукмак буйлап күл янына килеп чыгабыз, монда юлның бер өлеше вак таш белән түшәлгән. Галина Николаевна аның үзара салым акчасына эшләнүен горурлык белән сөйли. “Теге якта алпавыт йорты иде”, – дип икенче яктагы ярны күрсәтә ул. – Ике катлы агач өй. Юлны күптән түгел ясадылар, шул урында кара туфракны казыдылар һәм нигезгә тап булдылар”.
Йорт белән Фигнер гаиләсе хуҗалык иткән. Николай Александрович белән Екатерина Христофоровнаның алты баласы булган: дүрт кыз һәм ике малай. Ни гаҗәп, кызларының барысы да яшь чакларында инкыйлаб хәрәкәтендә катнашкан һәм берничә ел сөргендә булган. Вера Фигнер аеруча да танылган шәхес. Ул озын һәм үзенчәлекле гомер кичергән. Николай I патшалыгында туган, аның варисы Александр II белән көрәшүгә күп елын сарыф иткән. Вера Фигнер крепостной хокукны бетергәндә бөтенләй дә сабый гына булган әле, ә Бөек Ватан сугышы барганда – 1942 елның 15 июнендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәскәүдә Новодевичье зиратына җирләнгән.
Алпавытның бер улы – Николай Фигнерның да биографиясе үзенчәлекле. Ул опера җырчысы булган.
Юлыбызны дәвам итәбез, ул безне калкулыкка алып бара. Зират ишеге такта белән терәтеп куелган. Әңгәмәдәшем аны хуҗаларча читкә этәреп, безне алдан кертә. Уңда – мәһабәт кәшәнә-кабер ташы, анда Екатерина Фигнерның мәете җирләнгән. Дүрт кырлы түбәгә фәрештә сурәте коеп ясалган. Кабер ташынең өске ягында язма бар: “Екатерина Христофоровна Фигнер. 1832 елның 13 маенда туган. 1903 елның 15 ноябрендә 2 сәгать 40 минутта вафат булды”;
Тормыш давылларында башың горур тотып,
Гомер буе син башкалар өчен яшәдең,
Яраткан балаларыңны күкрәгең белән ышыклап,
Үз гомереңне көчле күкрәүләр астына куйдың.
Шунда ук безгә “Степан Васильевич Кондаков” дип уеп язылган тагын бер кабер ташын табарга насыйп булды. Галина Николаевна әйтүенчә, бу чыбык-чабыклар һәм куаклар арасында табарга мөмкин булган бердәнбер кабер ташы түгел икән әле. Әмма без моны эшли алмадык.
Көчле җил чыкты, аның нәтиҗәсендә төз каеннар шаулый, без авылга кайтырга ашыгабыз. Юлда чакта тагын бер кызыклы тарихны беләбез. “Никифоровога казаклар кабиләсе нигез салган дигән риваятьләр йөри. Элек авыл башка урында, калкулыкта урнашкан булган, ләкин янган, кешеләр монда күченгән. Күптән түгел шул урындагы салам өеменә яшен бәрде һәм ул дөрләп янды”, – дип сөйли безне озатып йөрүче.
Галина Николаевна авылның киләчәге барлыгына ышана. Кешеләр пенсиягә чыккач, кече ватаннарына кайта, хуҗалык алып бару белән шөгыльләнә, әлегә бик күп булмаса да, Никифоровкада яшьләр дә бар. “Биредә яшәгән 62 кешенең икесе 2 яшьлек сабый”, – дип статистиканы китерә горурлык белән өлкән яшьтәге ханым.
Коры җиргә яңгырның беренче тамчылары төшә, җил көчәя. Бездән берничә чакрымда, кырларда, июль аеның коеп яуган яңгыры тоташ дивардай булып күренә. Ашыгабыз, әгәр ул безнең юлыбызны бүлсә, трассага чыгу җиңел булмаячак. Сау бул, Никифоровка, революционерларның кече ватаны һәм ак кәүсәле зифа каеннар ягы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев