Фәния Ваһапова сорый, юллама кемгә бирелергә тиеш
ТР Хезмәт министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә
(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Пенсионерларга санаторийга бирелүче юлламаны пай җирләре булучыларга бирмиләр. Пай җирләре булган пенсионерлар өчен башка төрдәге юлламалар каралганмы?
Фәния Ваһапова, Бакырчы
ТР Хезмәт министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә:
– ТР пенсионерларын санаторий-курорт юлламалары белән тәэмин итү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзерге вакытта милкендә мәйданы 20 сутыйдан артып киткән җир кишәрлекләре булган гражданнарга әлеге җир кишәрлекләрен файдаланудан кергән табыш исәпкә алына. Әгәр пай җирләре арендага тапшырылса, ул чакта керем аренда түләве суммасы белән исәпкә алына.
Шулай итеп, милектә пай җирләре булу чиратка кую яки юллама бирүне кире кагу өчен нигез булып тора алмый. Пай җирләре булган гражданин юллама сорап мөрәҗәгать иткән очракта, җир арендасы өчен алынган табыш турындагы белешмәне тәкъдим итә. Әлеге сумма 12 айга бүленә һәм җан башына уртача керемне хисаплап исәпкә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев