Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Форпост» активистлары «Әфган кайтавазы» дип исемләнгән патриотик чара үткәргән

Анда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары: Борис Геннадьевич Ивлев, Илдар Сәмигуллин һәм Иршат Хәйруллин үзләренең армия хатирәләре турында сөйләгәннәр.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан «Форпост» яшьләр хәрәкәте активистлары «Әфган кайтавазы» дип исемләнгән патриотик чара үткәргән.

Анда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары: Борис Геннадьевич Ивлев, Илдар Сәмигуллин һәм Иршат Хәйруллин үзләренең армия хатирәләре турында сөйләгәннәр. Яшь буын аларны игътиьар белән тыңлаган һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны да биргән.
Чарада катнашучылар Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнар.
Бу көнне гитара көйләре астында бергәләп җырлар да башкарганнар.

фотоларны «Форпост» үзәге тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: афганистан