Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фотода – Монас­тырскийның “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр

Күңелле Яңа ел.

Юлия Тимарина, Монастырский:
– Фотода – Монас­тырскийның “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Бу 1982 елның декабре. Бу безнең балалар бакчасының соңгы Яңа ел бәйрәме. 1983 елның сен­тябрендә без – 4 кыз һәм 2 малай – беренче сыйныфка укырга кердек.

Безгә ничек итеп киемнәр тегүләрен хәзергедәй хә­тер­лим. Мин Кар кызы идем. Әни миңа крахмалланган ак тукымадан кием теккән иде. Ә бизәкле калфакны  әти тимер чыбыктан ясап, аны ялтыравыклы җылтын белән тирәләп алган иде.

Дустым Наташа (фотода иң озын буйлысы) Питердан җибәрелгән калфак кигән. Бу гаҗәеп шатлык булган иде! Калфак бик матур иде һәм 11нче сыйныфка кадәр безгә барлык Яңа ел бәйрәмнәрендә тугры хезмәт итте. Аннан соң да әле безнең кече сеңелебез бәйрәмдә аның белән балкып йөрде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев