Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фронтовикларга чиксез рәхмәтлебез

Район гәҗитенең 13нче санында Садовников Григорий Даниловичның портретын күрдем. Аның хакында укып, әлеге гаҗәеп кеше – Бөек Ватан сугышы батыры турында үзем өчен күп яңалыклар ачтым.

(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таннары», Зинаида РОТКИНА).   Район гәҗитенең 13нче санында Садовников Григорий Даниловичның портретын күрдем. Аның хакында укып, әлеге гаҗәеп кеше – Бөек Ватан сугышы батыры турында үзем өчен күп яңалыклар ачтым.

Григорий Данилович белән миңа Богдашкино җидееллык мәктәбендә бергә эшләргә туры килде. Ул балаларны физика һәм математикадан укытты, мин инде – пионервожатый. Бу 1951 ел иде. Ул бик тыйнак кеше булды, без янәшәбездә никадәрле лаеклы бүләкләре булган кешенең хезмәт куюы хакында бер тапкыр да ишетмәдек. Барысы кебек эшләде, көч түкте. Хатыны, фронтовик дусты Екатерина Ефимовна белән иңгә-иң куеп гомер кичерделәр, балалар үстерделәр. Садовниковлар Богдашкинода 1955 елга кадәр яшәделәр, аннары киттеләр, һәм шуннан соң мин алар хакында шәхсән башка бернәрсә дә ишеткәнем булмады. Ул елларда тормыш, хәзерге кебек түгел иде. Без, сугыш чоры балалары, шулай ук олыгайдык инде, пенсия алабыз, сугыш һәм аннан соңгы еллар белән чагыштырганда бик рәхәттә, җитеш яшибез дип саныйбыз, – чөнки кибеттә җаның теләгән бөтен әйбер дә бар. Хәзер һәр якты көнгә сөенеп яшибез. Шушы тыныч тормыш өчен фронтовикларга чиксез рәхмәт белдерәбез. Тиздән Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез – бу бөек бәйрәм, гаять зур вакыйга. Сугыш батырларының һәм барлык фронтовикларның истәлеген мәңгеләштерер өчен безнең районда күп эшләр башкарыла. Монда гәҗит коллективының да бәяләп бетергесез өлеше бар. Фронтовикларга шундый хөрмәт күрсәткәне өчен район гәҗитенә зур рәхмәт.

Җир йөзендә сугышлар булмасын, барлык халыклар да җитеш­лектә, дуслыкта, татулыкта, тыныч күк йөзе астында яшәсен һәм табыннарыбыз түрендә һәрчак ипи-тоз булсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев