Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан
Татар халкының бөек шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу хөрмәтенә районның татар милли-мәдәни үзәге шагыйрьнең шигырьләренә кагылышлы кул эшләнмәләре, рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгесе игълан итә.
Кул эшләнмәләрен, рәсемнәрне 2024 елның 22 апреленә кадәр — районның Халыклар дуслыгы йортына (Ленин урамы, 94нче йорт), татар һәм рус телләрендә үзегез иҗат иткән шигырьләрне «Авангард» газетасы редакциясенә җибәрергә яки китерергә кирәк (адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт).
Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала
0+
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев