Гадәти ризыклардан үзенчәлекле салат
Салатны өстәлгә куйган вакытта аны каймак һәм җиләк-җимеш белән бизибез.
(Тәтеш, 17 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Бер лимон һәм ике апельсинны чистартабыз, өлешләргә турыйбыз.
Орлыкларын алабыз, һәрбер кисәкне 3-4 өлешкә бүләбез. Ике алманы кабыгыннан чистартабыз, урталай кисәбез, үзәген алабыз. Кәбестә (300 грамм) һәм алмаларны саламлап турыйбыз. Барлык катнашмаларны болгатабыз, 1 аш кашыгы берәр төрле җиләк сиробы кушабыз. Югары майлылыктагы ярты стакан каймакны күпергәнче туглыйбыз.
Салатны өстәлгә куйган вакытта аны каймак һәм җиләк-җимеш белән бизибез.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев