Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә фермасын үстерүгә 30 миллионга кадәр грант бирелә

Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар тәкъдим итүгә гариза бирүчеләрне бәйге буенча сайлап алуга документлар кабул итү башланды.

(Тәтеш, 15 апрель, «Тәтеш таңнары») Грантның иң зур суммасы 30 миллион сум тәшкилитә. Крестьян (фермерлык) хуҗалыгының 2 елдан артык эшләү тәҗрибәсе булу мәҗбүри таләп булып тора.

Грант акчасын сөтчелек фермалары, мөгезле эре терлекләрне симертү фермалары, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре асрау, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык фермалары (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), атчылык һәм товар балыгы җитештерү фермаларын төзүгә файдаланып булачак. Бәйгене ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә.

Гаризалар 2020 елның 8 маена кадәр, 420014, ТР, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36нчы йорт адресы буенча, ябыштырылган конвертта кабул ителә. Киңәш алу өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55). Тулырак – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев