Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә керемен бәяләү тәртибе үзгәрде

Бердәм пособие билгеләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

2026 елның 1 гыйнварыннан гаилә керемен бәяләгәндә хастаханә кә­газьләре (больничный) буенча түләүләр дә исәпкә алына.

– Түләүгә гаиләдәге һәр кешенең айлык кереме төбәктәге җан башына бил­геләнгән яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы. Пособие алу өчен кирәк булган минималь керем 4 МРОТтан 8 МРОТка кадәр артты. 2026 елда бу гаиләдәге эшкә ярак­лы һәр кешегә 216 744 сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пенсия алу керемнең билгеләнгән чиктән түбән булуы өчен мөһим сәбәп булып санала.

Әгәр исәпләү чорында гаиләнең 10 айдан азрак вакыт эчендә кереме булмауга мөһим сәбәпләре бар икән, пособие билгеләү өчен минималь керем факттагы керем булган айлар санына пропорциональ рәвештә билгеләнә. Мисал өчен, исәпләү чорында 7 ай керем булмаса, ә факттагы керем бары тик 5 ай дәвамында гына булса, кирәкле сумма 90 310 сумны тәшкил итәчәк.

Җан башына уртача керемне исәпләгәндә эш бирүчеләр тарафыннан бала тууга бәйле рәвештә бире­лә торган бер тапкырлы түләүләр, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән гражданнар өчен аерым түләүләр исәпкә алынмый, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина ­Большакова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев