Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләгә бирелгәнлек кече ватанны яратудан, Ватанга тугрылыктан башлана

Нык гаилә теләсә кайсы дәүләтнең уңышлы үсеш шартлары булып тора.

(Тәтеш, 15 май, "Тәтеш таңнары").  Районда демография сәясәте мәсьәләләрен хәл итү һәрвакытта игътибар үзәгендә.

 Лариса Дианова, район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мөдире: “Гаиләләр сакланырга тиеш, һәм район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге, җирле хакимият вәкилләре, моңа җәлеп ителгән министрлык­лар һәм ведомстволар белән берлектә гаилә кыйммәтләрен киң җәелдерүгә, озак еллар бәхетле гомер итүгә, әлеге гаиләләрдә яхшы балалар тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар уздыра. Яшьләр өчен үрнәк булып торган, бергә озак еллар гомер иткән гаилә парларын юбилейлары белән хөрмәтләү кешеләр тарафыннан әүвәлгечә кирәкле һәм киң танылган булып кала. Бездә район администрациясе, РПФның Тәтеш районы Идарәсе, кредит-финанс оешмалары вәкилләрен чакырып, әти-әниләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы үткәрәбез. 

Без өлкән сыйныф укучылары, шәһәрдәге һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашулар уздырабыз, анда шулай ук гаилә һәм никах мәсьәләләрен күтәрү, яшьләребезгә гаилә корганда рәсми рәвештә никахлашып яшәү, баланың туу турындагы таныклыгында әти-әнисенең икесе дә язылырга тиешлегенә инандыру, әлеге очрашуларның төп максаты булып тора.

Якыннар турында кайгырту, гаиләгә бирелгәнлек кече ватанны яратудан, Ватанга тугрылыктан башлана. Илебезнең киләчәге – бер-берсен хөрмәтләгән, гаилә кыйммәтләрен  кадерләп сак­лаучы, аларны үзләренең балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшырып килүче гаиләләрдә”.

“Бүгенге көндә ана капиталына сертификатны 41 ана алды, шул исәптән 15 апрельдән гаризасыз тәртиптә 19 ана сертификат алды, 2020 елда беренче сабый туу белән бәйле – 16 ана. Беренче балага ана капиталы суммасы – 466 мең 716 сум, әлеге сумманы 16 ана алды. Икенче һәм аннан соңгы сабыйлары туган 19 ана 616 мең 617 сумга сертификат алды. 2020 елда 28 гаилә ана капиталын файдаланды, шулардан 15 гаилә акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлтте, 13 гаилә – балаларга белем бирүгә. Ана капиталы сабыйлар тууны арттыруга зур этәргеч”, – дип билгеләп үтә РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова.

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев