Гаиләләре белән сөргенгә җибәрелгәннәр
Күп кеше сәяси репрессия корбаны булган: алар арасында Тәтеш районы кешеләре дә бар.
(Тәтеш, 30 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова ).
Узган йөз еллыкның 30-50нче елларында булган фаҗигале вакыйгаларга бәя бирү авыр. Кече Шәмәктән Сергей Колсанов 1931 елда сөргенгә җибәрелүчеләр арасына эләгә. Аның улы Владимирны әтисе артыннан 1932 елда гаиләсе белән Урал җирлегенә сөрәләр.
Тәтешле Беляевлар, Приказчиковлар, аларның кече улына бу вакытта нибары өч яшь булган, шушы ук тәртиптә Чиләбе өлкәсенә озатыла.
Чинчуринодан Староверовлар гаиләсенең унбиш вәкилен Чита өлкәсенә чыгарып җибәрәләр, иң кече кызларына ул чакта бер яшь тә тулмаган була.
Төрле яшьтәге һәм социаль хәлдәге кешеләр: җитәкчеләр, укытучылар, крестьяннар... сәяси репрессиягә дучар ителә. Сәяси репрессия корбаннары турындагы мәгълүмат белән танышкач, гаепләүләр төренә аеруча гаҗәпләнәсең: “Революциягә каршы листовкалар яздым, элдем”, “Эсерлар партиясенә кирәк-яраклар”. Тәтештән немец теле укытучысы, молдован Никонор Медведский 1938 елда Румыния разведкасы белән бәйле шпионлыкта, сыра сату урыны мөдире Елизавета Крупина – контрреволюцион төркемдә катнашуда гаепләнгән: тегесе дә, монысы да югары җәзага хөкем ителгән.
Водниковларның пристаньдагы ашханәсендә савыт-саба юучы егерме яшьлек Вера Сычева Сталинга каршылыклы рухта булганы өчен 4 елга хөкем ителгән, ә техник-товар белгече Николай Мухортов партия чарасында гайбәт, советка каршы мәзәкләр сөйләгәне өчен ун елга иректән мәхрүм ителгән.
Олег Евсеев тарафыннан басылып чыккан “Зеленовка” китабында кызыклы факт урын алган. Зеленовкадан аталы-уллы Марковлар Үләмә елгасы янында су тегермәне тоткан.
Алар 1930 елда сөрелгән һәм Себергә озатылган, ә тегермән дәүләткә күчкән. Аның катлаулы эшләү тәртибен беркем дә башкарып чыга алмаган, һәм авыл кешеләренә ашлык тарттыру өчен урын да калмаган. Крестьяннар Марковларны кире кайтаруны таләп итә башлаган, ләкин әтиләре кече ватаннан еракта җан биргән, шуңа күрә бары тик улын гына кайтару насыйп булган. Бер айдан тегермән эшләп киткән.
Ни аяныч, тарихны төзәтеп булмый. Бер генә вакыйга да, бер генә язмыш та онытылмасын өчен, безгә бары тик мөмкин булганның барысын да эшләргә генә кала...
Районның архив фондында Тәтеш һәм Тархан районнары гаиләләрендә 1930-1936 елларда репрессияләргә тартылучыларның исемлеге саклана. “Әлеге исемлекләр буенча Тәтеш районының 348 кешесе, Тархан районының 241 яшәүчесе республика чикләреннән ары чыгарып җибәрелүгә дучар ителгән”, – дип хәбәр итә районның архив начальнигы Фәһимә Хәлилова.
Тәтеш районында бүгенге көндә төрле елларда репрессияләнгән 22 кеше яши. Аларның барысы да акланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев