Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Галина Иотова тәҗрибәсе белән уртаклашкан

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Шат күңелле, үз-үзенә ­ышанычлы – боларның барысы да шәһәрле Галина Иотова хакында әйтелә, ул районның мәдәният тармагына чирек гасырдан күбрәк ­гомерен багышлаган.

Галина Петровна рай­онның мәдәният бүлеге инспекторы булып 1972 елда эшли башлаган, аңа кадәр ул авыл мәктәпләренең берсендә укытучы булган.

–  Күп нәрсәләргә өй­рәнергә туры килде, әдә­биятны хәтта төннәрен дә укыдым, чөнки минем өчен бу яңа эшчәнлек өлкәсе иде: кадрлар белән эшләргә, китапханәләрне һәм мәдәният йортларын тикшерергә кирәк иде. Авылларга еш бардык, – дип искә ала Галина Петровна.

Ул теләсә кайсы эшкә тырышлык белән алынгын, яшь мәдәният хезмәт­кәрләре белән тәҗрибәсен һәм белемен уртаклашкан.

Галина Петровна хез­мәттәшләре Галина Харитонованы, Валентина Писарева, Нина Панягина, Людмила Плечкова, Зоя Козлова, Клавдия Пронинаны хөрмәт белән искә ала.
Озак еллар эшләү дә­ве­рендә Галина Петровна кешеләрне үтәли күрергә өйрәнгән, һәм хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә ул аларның мәдәният өлкәсендә эшләячәкме яки юкмы икәнлекләрен ышанычлы итеп әйтеп бирә алган, ә инде кешедә яхшы белгеч булу сәләтен күрсә, һичшиксез профильле белем алырга кирәклеген киңәш иткән. Галина Петровна үзенә һәм хезмәттәшләренә карата һәрвакытта таләпчән булган, һөнәри кадрлар әзерләүгә һәм мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә зур ­игътибар бүлеп биргән.

Бүгенге көндә яшь буынга үз тормышын компьютер һәм интернеттан башка күз ­алдына китерү дә кыен, ә 90нчы еллар башында боларның берсе дә юк иде. Таныш булмаган техниканы үзләштерүдә һәм аны районның мәдәни тармагында эшләтеп җибәрүгә беренче юл салучы нәкъ тә Галина Петровна булган.

Курсларга барган, үз теләге белән укыган, ә аннары башкаларны өйрәткән.

Эшләгән ­елларында ан­ың хезмәте бик күп Мактау ­грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, Галина Петровна мәдәнияттәге казанышлары өчен ТР Мактау билгесе белән бүл­әк­ләнгән, аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирел­гән.

Хәзерге вакытта ул ла­ек­­лы ялда, әмма ­ак­тив тормыш алып ­бару­ын, белем алу белән шөгыльләнүен дәвам итә. Күнеккән, башкача була да алмый. Ә үзенең үткән тормышын искә алып, ­болай ди: 

– 90нчы еллар ничек кенә авыр булуга карамас­тан, мин ул вакытларны тормышымдагы иң яхшы чакларның берсе дип саныйм. Минем музейда эшләү хыялым бар иде. Ул чынга ашмады, шулай да кызым Наталья Понедельникова бүгенге көндә Тәтеш ягы тарихы музее директоры булып эшли, ул икенче буын мәдәният хезмәткәре. 

фотоны Галина Иотова тәкъдим итте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев