Гамәли күнекмәләрне бәяләделәр
Бәйге Биектау районында берничә этапта узды.
(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары"). “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесеннән оператор Ирек Сәйфетдинов һәм участок ветеринария табибы Нина Мохтарова мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның 42нче республика бәйгесендә катнашты.
Бәйге Биектау районында берничә этапта узды. Комиссия катнашучыларның эш күнекмәләрен лаборатория шартларында тикшерде, бәйгечеләрнең гамәли күнекмәләрен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, моннан тыш, катнашучылар һөнәрләренең теоретик базаны белүләрен күрсәтте.
Озак еллар намуслы фидакарь хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре өчен Ирек Сәйфетдинов Мактау грамотасы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетыннан шифаханәгә бару өчен сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев