Газета белемне арттыра
“Авангард” редакциясенең эш көне Богдашкино авылыннан килгән педагог Валентина Майорова белән сөйләшүдән башланды.
(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары").
– Керергә, хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә, бер уңайдан газетаны яздырып чыгарга булдым. “Авангард”ның яңа санын бер җөмләсен дә калдырмыйча укыдык: башта ирем, аннары чират миңа җитте, – ди Валентина Ильинична. – Газетада кирәкле, файдалы, кызыклы язмалар шулкадәр күп. Район халкы турында язуыгыз ошый. Иоково авылыннан Раиса Матюшина турында бик күп яңалыклар белдек. Хат ташучы Анна Литвинова турында кызыксынып укыдык. Газета эчтәлекле, күпкырлы, безнең белем дәрәҗәсен арттыра. “Каз өмәсе” һәм мордва чишмәсе турындагы мәкаләләр мавыктыргыч булды, игелеклелек, ихлас хөрмәт хисләре кабынды. Нинди генә кыенлыклар булуга да карамастан, тормышка сөенеп яшәү теләген ныгытасыз.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев