Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газета яздырган өчен үсенте ота аласыз

2023 елның 1 ап­реленнән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” ­газеталарына 2023 елның II ярты еллыгына под­писка башлана, димәк бу, сез­нең һәркайсыгызның Никита Железновтан бакча үсентеләренә ия булу мөм­кинлеге бар дигән сүз.

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). 

Үсенте уйнатуда* ун кеше җиңүче булачак. Моның өчен 2023 елның 1 ап­реленнән 2023 елның 21 апреленә кадәр “Тәтеш таңнары”/“Авангард” газеталарын 2023 елның II ярты еллыгына (алты айга) рәсмиләштерергә һәм квитанция күчермәсен түбәндәге адреска: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт, яки квитанцияне фотога төшереп, tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасына яисә элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны күрсәтеп, 89600412228 номеры буенча Ватсапка җибәрә аласыз. 

Үсентеләр уйнату 2023 елның 26 апрелендә “Авангард” газетасы редакциясендә була. Аның нәтиҗәләре турында үсенте уйнатылганнан соң газетабыз санында бастырып чыгарачакбыз. 

Әгәр сез ота алмагансыз икән, кәефегезне төшермәгез! Анда катнашучыларның барысы да без подписка компаниясе азагында уйнатачак призларга дәгъва итүчеләр арасына автомат рәвештә кертеләчәк.  

Сорауларыгыз калдымы? Шалтыратыгыз: 8 (84373) 2-53-84, 2-54-95.

*Отышны уздыру вакыты: 01.04.2023 елдан 26.04.2023 елга кадәр.

Отышны оештыру, аны үткәрү кагыйдәләре, призлар исә­бе, аларны алу вакытлары, уры­ны һәм тәртибе турындагы мәгълүматлар “Тәтеш таң­нары” сайтында урнаштырылган. 

Отыш кимендә 100 кеше катнашканда үт­кәреләчәк.   

фотоны Никита Железнов тәкъдим итте

Реклама АО ТАТМЕДИА

16+                      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X