Газета яздыру кампаниясе дәвам итә
1 сентябрьдән “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына 2023 елның I ярты еллыгына абунә кампаниясе башланды.
(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
1 сентябрьдән “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына 2023 елның I ярты еллыгына абунә кампаниясе башланды, ә 3нән 13 октябрьгә кадәр Тәтеш районында яшәүчеләрнең аны ташламалы бәядән – 729 сум 96 тиенгә (гадәттәге бәясе – 783 сум 12 тиен) яздыра алу мөмкинлеге бар.
Язылу кампаниясе бер ай элек башлануга карамастан, район газетасын яздырган тәтешлеләрнең исәбе әлегә әллә ни сөенерлек түгел. Газета яздыру планын үтәргә актив рәвештә керешкән автовокзал бинасындагы почта бүлегендә эшләүче Наталья Роткинага, Бакырчы почта бүлеге хезмәткәрләре Светлана Вәлиевага, Фоат Вәлиевкә һәм Марина Симаковага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә.
РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте коллективы да берничә ел дәвамында район газетасын тулы составлары белән яздыралар. Һәм бу ел да искәрмә булмады: андагы хезмәткәрләрнең барысы да инде 2023 елның I ярты еллыгына район газетасын рәсмиләштерделәр.
фото: архив/Авангард
Реклама АО Татмедиа
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев