Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гәҗитне кадерләп саклый

Безнең абунәчеләр “Авангард”тан призлар уйнатуда актив катнашалар.

(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, автор фотосы). Шундыйларның берсе, шәһәрле Галина Митяшова редакциябезгә 2021 елга язылган абонементны китерде һәм бер уңайдан безгә гәҗитнең 1989 елның 28 март санын күрсәтте. Ул саргайган битләрне сак кына ачып, Ульян өлкәсендә узган якташлык очрашуында кемнәр катнашканлыгын күрсәтте. Элекке район  җитәкчеләрен, ничек итеп яшь белгечләрне авылга кайтару буенча эшләр алып барылуы, алар арасында аның кызы Алланың да булуы хакында искә алды.

“Гәҗитнең истәлекле саннарын кадерләп саклыйм, аны ярты гасырга якын яздырабыз бит инде, – дип сөйли тәтешле. – Мәгълүматлар күп, алар  төрледән-төрле. ­Район тормышы турында укуы аеруча да кызыклы, җомга санындагы республика төпләмен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Үзем шактый еллар районның ТКХ системасында хезмәт куйдым, тәтешлеләрнең күбесен беләм, таныш йөзләрне күрү, әлеге кешеләр турындагы язмаларны уку сөендерә. Безнең горурланырлык кешеләр һәм әйберләр бар. Гәҗитне көтеп алабыз, ­укырга яратабыз һәм аңа ­тугры калабыз”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев