Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә Җаб­барова: Шундый киң күңелле табиб кабул итүенә бик тә шатландык.

Редакциябезгә районда яшәүчеләрдән хәбәрләр килеп тора. Алар үзләренең матур тәэсирләре белән уртаклашалар.

(Тәтеш, 23 июль, “Тәтеш таңнары”).

– Авылыбызның шәф­кать туташы Гөлсинә Җаб­барова Тәтешкә диспансеризация үтәргә бару хакында хәбәр иткәч, бераз борчылып та куйган идем. Яшем дә олы, ничек барып кайтырга инде дип уйладым. Безне иртә белән машина килеп алды һәм җайлы гына итеп район хастаханәсенә илтеп җиткерде. Анда безне, дүрт кешене, табиб Фирдус Сәлахов бик ягымлы итеп каршы алды. Хәл-әхвәлләребезне сорашты, җентекләп тикшерде, чирләребез хакында игътибар белән тыңлап, тиешле дарулар да билгеләде. Аннары матур теләкләрен әйтеп, киләсе елга да очрашырга насыйп булсын иде дип озатып калды, – ди Бакырчы авылыннан шалтыраткан Мөслимә әби Мөхәм­мәтшина. – Шундый киң күңелле табиб кабул итүенә бик тә шатландык. Безнең кебек өлкән кешеләргә ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәтүче табибка, диспансеризациягә алып бару өчен уңайлыклар булдыручыларга юл буе ихлас теләкләребезне әйттек. Өйлә­ребезгә бик әйбәт кайтып җиттек, хәзер дә әле шул хакта җы­лылык белән искә ­алабыз.  

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев