Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Гомер буе мәдә­ният­тә­ эшлим”, – дип тасвирлый үзенең хезмәте ­хакында ­Павел Николаев

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Килдеш егете күпчелек яшьтәшләре кебек, Павел Николаев Тәтеш­тәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кер­гән. Аны тәмамлагач, армиягә чакырылган. Туган җирендә яшәү һәм эшләү өчен зур өметләр белән кайткан. Җирле хакимияттә аңа Килдеш авылы мәдәният йорты директоры вазифасын тәкъдим иткәннәр – анда озак еллар дәвамында җитәкчелек алмашынып торган булган. “Эшләп кара! Бәлки барысы да яхшы булыр!” дип рухландырган аны җирлекнең авыл Советы рәисе Анатолий Врясов. Районның мәдәният бүлеге мөдире Галина Иотова да егетне чын күңелдән хуплаган. “Ачыктан-ачык әйтте: “Анда-монда чабып йөрмә – эшлә”, – дип искә ала Павел Алексеевич. Шулай итеп, аның иҗади эшчәнлеге 1994 елның 18 мартыннан башланып киткән.
– Иҗатны яратучы ике төркем җыйдым һәм бер елдан клуб яшьләр үзәгенә әйләнде. Хәтта эш көннәрендә дә 50гә якын кеше җыела иде, истәлекле һәм бәйрәм даталарының һәркайсына чаралар әзерләдек, репетицияләр ясадык. Дискотекаларда урын калмый, хәтта күрше авыллардан да киләләр иде. Ирина Ивановна (хәзер хатыны – автор искәрмәсе) сәнгать җитәкчесе булып килгәч, балаларның “Одваймоне” (“Яшь күңел”) һәм өлкәннәрнең “Лаймоне” (“Шомырт”) ан­самбльләре оешты. Район сәхнәсендә чыгыш ясадылар, республика дәрәҗәсендәге чараларда, Ульяновски өлкәсендә фин-угыр халыкларының иҗат фестивалендә бик теләп катнаштылар. “Килдеш әбиләр”е ничек итеп уңышларга иреште, – дип ялкынланып сөйли әңгәмәдәшебез. 

Павел Алексеевич 2014 елда Тәтешкә күченгәч, Тәтеш ягы тарихы музеена директорның хуҗалык буенча урынбасары булып эшкә урнашкан. Тәҗ­рибәле, өстәвенә, артистлык осталыгы булган мә­дәният хезмәткәрен музей коллективы бик теләп кабул итүенә ышанабыз. 

– Эшем иҗади, турист­лар килгәч, алар белән аралашырга яратам. Без­нең интерактив прог­раммалар аларны гаҗәпкә калдыра һәм сокландыра. Мәргәнче ролен башкарганда киемнәрем, арбалетлар турында кызыксынып, сораулар бирәләр. Тарихи фактларны искә төшерәм. Төрле кешеләр белән аралашуы күңелле. Һәр көнне тормышым якты кичерешләр, кызык­лы вакыйгалар белән ­тулылана, – дип уртаклаша Павел Алексеевич.

фотоны Павел Николаев тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев