Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итәләр

Җинаятьчелек белән көрәшү кебек шундый катлаулы бурычны үз өсләренә алучылар кичә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). Районыбызның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өлкән буын тарафыннан нигез итеп салып калдырылган матур гадәтләрне дәвам итә.

Тарихтан

Тәтешле Олег Евсеев материаллары буенча тарихка күз салабыз.
Өяз милициясе. Тәтеш өя­зендә шәхси состав турындагы беренче мәгълүматлар Казан Губернасы бүлеге мөдире исеменә 12.11.1918 елдан 758нче номерлы отчетта бәян ителгән – “Өяз советы сезгә Тәтеш өязендә һәм шәһәрдә милициянең түбәндәге составта оешуын хәбәр итә: шәһәрдә атлы  милиционерлар – 7; җәяүлеләр – 17; өяздә атлылар – 28; җәяүлеләр – 26”. Өяз һәм шәһәр советы милициясе начальнигы Иван Трузгин милициягә җитәкчелек итте, Анатолий Кривошеев аның ярдәмчесе иде. Тәтешнең өяз милициясе 1920 елда Тәтеш кантоны милициясе булып үзгәртелде. Тәтеш кантоны тулаем исәптәге 15 меңгә якын кешесе булган 7 волостьтан торды. 1927 елда Тәтеш шәһәре милициясендә 13 хезмәткәр хисап­ланды, 119 җинаять эше кузгатылды, 94 сумда штраф ­алынды.
Сугышның кырыс еллары. Сугыш еллары материаллары архивлар фонды материалларында күп санда сакланмаган. Иптәш Паникаровның 1943 елда  милиция бүлегенә җитәкчелек итүе хак. Сугыш елларында милициядә хезмәткәрләрнең вазифаи даирәсе шактый киң – бу җинаятьчеләр һәм хокук бозучылар, балаларның сукбайлыгы белән көрәшү, күмәк чирләрне туктатуда җирле хакимиятләргә булышлык күр­сәтү һәм ­башкалар.

Сугыштан соңгы еллар. Шәхси состав нигездә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торды, шулай да аларга да сугыш тарафыннан җимерелгән илдә тискәре күренешләр, талау­лар, урлашулар, бандитлык, социалистик милекне талау белән көрәшү җиңелләрдән булмады. Әмма милиция ныгыды, яңа техника, корал барлыкка килде, җинаятьләрне ачу һәм җинаять эшләрен тикшерү алымнары камилләште.

Россия Эчке эшләр министр­лыгын үзгәртеп кору. 2011 елның 1 мартыннан “Полиция турында”гы 3нче номерлы Федераль канун законлы көченә керде. Тәтеш полициясе бүлегендә дә үзгәрешләр барлыкка килде. Үзгәрешләр булган вакытта милиция полковнигы ­Дмит­рий Павлов җитәкчелегендә хезмәткәрләрнең бүлмәләре ремонтланды, яңа кизү часте бинасы, вакытлыча тоту изоляторы төзелде. Үзгәрешләргә кадәр 80 берәмлек исәбендә булган шәхси состав бүлегенә министрлык чираттан тыш аттестация ­уздырды.  

Бүгенге көн

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүле­гендәге исәп 57 берәмлекне тәш­кил итә, аңа 5 гражданлык хезмәткәре, 7 ирекле ялланучы керә. Һәм хәзерге вакытта биредә, матур гадәт буенча, үз эшенең осталары эшли.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Алексей Витин (рәсемдә) җитәкчелегендә бердәм коллектив булдырылган, алар куелган бурычларны тулысынча күләмдә башкарырга сәләтле. 

Полиция начальнигы подполковник Айрат Әхмәдуллин үзенең вазифасын сыйфатлы башкара. Эчке хезмәтләр майоры Дмитрий Мельников шәхси сос­тав белән актив рәвештә эшли. Полиция подполковнигы Сергей Абрамов җәмәгать тәртибен сак­лау буенча эшләрне оста итеп оештыра. Полиция подполковнигы Павел Христоферов бүлекнең оператив эшләренә җитәкчелек итә. Штат начальнигы эчке хезмәтләр подполковнигы Светлана Шлячкова статистиканы күзәтеп тора, шулардан чыгып анализлый, бүлекнең эш планын ясый. Тыл начальнигы Михаил Лабутин хезмәткәрләргә хезмәт уңайлылыгы булдыра. Юстиция подполковнигы Александр Фунтов һәм полиция майоры  Светлана
Ткаченко җитәкчелегендәге тикшерү бүлеге хезмәткәрләре һәм сорау алу төркеме җинаять эшләрен ачкан вакытта законны катгый үтәүне тәэмин итә. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау һәм аларга чик кую, юллардагы һәлакәтләрне киметү проблемасы һәрва­кыттагыча көнүзәк булып кала. ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Рәмис Фаризов үзенең кул астында эшләүчеләр белән көн саен, теләсә нинди һава торышында юл сагында тора. Полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте милек төрендәге җинаятьләрне ачу, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә кылган җинаятьләрне профилактикалау, шулай ук телефон аша алдашу белән бәйле югары технологияләргә бәйле җинаятьләрне ачу буенча тулы чаралар кабул итә. Полиция майоры Илшат Ногуманов полициянең участок уполномоченныйларыннан торган тату коллективына җитәкчелек итә. 

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүле­генең республикада беренче алдынгылар өчлегенә керүе, аның тулаем хезмәтенә яхшы бәя булып тора, бу оператив-хезмәт эшчәнлегенең һәм идарә системасының югары нәтиҗәлелеге, барлык хез­мәтләрнең һәм подразде­ле­ниеләрнең үзара тыгыз хез­мәттәшлектә һәм төгәл юнәлештә эшләве турында сөйли. 

Гади итеп әйткәндә, әгәр яраткан шәһәребез һәм район авыллары урамнарында тыныч икән, бу очракта инде монда безнең полиция хезмәткәрләренең дә тырышлыгы аз түгел.


Тәтеш районында агымдагы елның 9 ае эчендә 138 җинаять теркәлгән, шуның 96сы ачылган. 
Җинаятьләрнең төп өлешен милеккә каршы җинаятьләр тәш­кил итә, читтән торып алдашу һәм банк счетларыннан урлашу кебек, шундый яңа төр җинаятьләрне ачу аерым катлаулылыкларны күз уңында тота.
Эчке эшләр министрлыгы бү­леге хезмәткәрләре пандемия таралуның четерекле вакытында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чараларда катнашып, шулай ук тәтешлеләрнең сәламәтлек сагында тора. 

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев