Һәр көнне хәрби дежур торалар
Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендә Россиянең Янгын сагы көненә багышланган бәйрәм чарасы булды.
(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, автор фотосы). Актлар залына янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, янгын сагы ветераннары, белем бирү учреждениесе укытучылары һәм курсантлары җыелды.
Көллият директоры Татьяна Адаева бәйрәм уңаеннан сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады:
– Сезнең хезмәт ул – һәр көнне хәрби кизү тору, сигнал теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин, сез кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен әзерлектә торасыз. Яшь буынны әзерләүдә ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт, без сезгә һәрчак мөрәҗәгать итәбез, сез безнең балаларны экскурсиягә кабул итәсез, гамәли дәресләр уздырасыз, сез һәрвакытта безнең белән янәшәдә. Көллият гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структуралары өчен кадрларны 2014 елдан алып әзерли, сезнең катнашыгыздан башка моны булдырып та булмас иде, моңарда сезнең хезмәтегез гаять зур.
ТР буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 133 нче янгын часте начальнигы Сергей Фокин, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, аларның җиңел булмаган хезмәтне сайлавын, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башка кешеләрнең гомерен коткаруларын билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар хезмәт бурычын үтәгәндә үз гомерен дә аямаган янгынга каршы служба хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Матур гадәт буенча бу көнне уңышка ирешкән курсантларны билгеләп үттеләр, аларга сержант исеме бирелде, 25 укучы медаль алды.
Эчке хезмәт майоры Александр Симаков яшь буынга үзенең изге теләкләрен белдерде һәм өлкән иптәшләренең хәрби данлы традицияләрен дәвам итүләрен теләде.
Тантаналы өлеш көллият укучылары әзерләгән илебезнең янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең батырлыгына һәм кыюлыгына багышланган матур концерт программасы белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев