Һәрбер вакыйга хәтерендә кала...
27 декабрьдә РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министрлык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен – РФ Коткаручылар көнен билгеләп үтәчәк.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Ләйсән Мантова). МЧС коткаручылары – нәкъ тә әлеге кешеләр экстремаль хәлләрдә беренче булып ярдәмгә киләләр һәм аның нәтиҗәләрен җайга салырга булышлык күрсәтәләр.
Буа шәһәренең 1нче санлы зона эзләү-коткару отрядының яшь хезмәткәре Евгений Мерзлов безнең игътибарлы укучыларга яхшы таныш. Ул, Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте курсанты буларак, Мәскәүдә “Коткаручылар эшләре” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” (“Ворлдскиллс Россия – 2017”) V Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларында аерылып торган коткаручылар командасында, ә аннары Краснодарда әлеге чемпионатның финалында да булды. Ул чакта тәтешлеләр ирешкән казанышлары өчен аерым бүләк – яхшы осталыклары өчен медаль белән бүләкләнгәннәр иде. Евгений яшүсмерләр арасында волейбол буенча ТР һөнәри белем бирү оешмалары укучыларының III Спартакиадасында җиңгән көллият командасында да бар иде. Анда кече яшьтән үк уйнаган, үзе укыган Нармонка мәктәбендә осталыгын чарлаган.
– Безне Евгений Петрович Волков өйрәтте. Кичләрен спортзалга җыелдык, безнең янга уйнарга Тоншермадан да малайлар килә иде. Көллияттә инде Игорь Александрович Новиков җитәкчелеге астында спорт мәктәбендә шөгыльләндем һәм көллиятнең волейбол җыелмасына кердем, – дип искә төшерә Евгений.
2018 елда яшь егетне армиягә алганнар. Псковта махсус билгеләнештәге ГРУда хезмәт иткән.
– Хезмәт иткәндә йөкләмәләр күп булды, әмма бу минем холыкны чыныктырды, физик әзерлекне ныгытты, психологик ныклык барлыкка килде, мин шактый белем тупладым. Дөньяга карашым да үзгәрде дип саныйм. Армиядән 2019 елның 7 июлендә кайттым, ә инде 1 августта коткаручы булып эшли башладым. Игорь Геннадьевич Мамкин белән Александр Геннадьевич Мерзлов минем остазларым булдылар. Эшем миңа ошый. Бу минем вазифам икәнлегенә чын күңелдән ышанам, – дип сөйли тәтешле.
Евгений Татарстанның ПСС коткаручылары арасында күп төр ярышларда аерылып торган – йөгерүдә алдынгы булган, ә 2020 елның октябрендә “Татарстан Республикасының иң яхшы коткаручысы” ярышларында икенче урынны алган, анда хезмәттәге тәҗрибәле коткаручылар чыгыш ясаган. Менә шулай, яшь булса да – булдыра...
Евгений Вячеславович – көллиятнең еш кунагы. Аны һөнәри күнекмәләре өчен хөрмәтлиләр һәм күрсәтмәле имтиханнарга еш кына эксперт, үзенең элекке укытучыларына төп ярдәмче буларак чакыралар. Ул көллиятнең эчке чемпионатында катнашуда волейболчылар командасын да өйрәткән.
Кешеләрне турыдан-туры коткарырга туры килгәне булдымы һәм психологик яктан авыр түгелме дигән соравыма:
– Шушы вакытлар эчендә кешеләргә берничә тапкыр ярдәм итәргә туры килде – һәрбер вакыйга хәтердә, һәрбер әрнү – күңелдә, – дип җавап бирде Евгений. – Булган хәлне бәяләү һәм дөрес карар кабул итү өчен коткаручыдан тиз арада эш итә белү осталыгы таләп ителә. Әле тагын тәвәккәллек, физик көч, түземлек, командада эшли белү кирәк.
Өендә аны хатыны Алена һәм улы Матвей көтеп тора.
– Улым мине күргәч үк кулга күтәрүне сорый. Минем кайтуыма бик шатлана, – ди Евгений.
Гаилә – мәхәббәт белән, ә ил – кешеләр гомерен коткару алар өчен яшәү рәвеше һәм күңел халәте булган шундый кыю егетләр белән нык.
фотоны Евгений Мерзлов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев