Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районының Байраш авылында ветеринария пункты ачылды
Чәршәмбе көнне районда икенче ветеринария пункты Байраш авылында ачылды.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов, район ветберләшмәсе начальнигы Ирек Садриев, "Яңа юл" ҖЧҖ җитәкчесе Рифхать Заһидуллин, авыл җирлекләре башлыклары, ветбелгечләр һәм башка чакырылучылар авыл халкының сөенечен уртаклаштылар.
Республика программасы буенча төзелгән яңа ветеринария пункты участок ветврач эше өчен кирәкле бөтен җайланмалар белән җиһазландырылган. Модульле-блоклы бинада ветеринария аптекасы, ясалма орлыкландыру, манеж-операция һәм мөдир кабинеты урнашкан.
Тантаналы төстә кызыл тасма киселде, кунаклар һәм авыл халкы яңа бинаның бөтен бүлмәләрен кызыксынып карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, авыллары һәм үзләренең ветеринария врачы өчен сөенделәр.
Илдус Мансур улы - үз эшенең остасы, тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәр, белгечлеге буенча югары белемле.Безнең районда инде 22 ел эшли. Бессоново һәм Килдештә диплом алды практикасы узган, Монастырскийда, Никифоровкада эшләгән. 2005 елдан башлап - Байрашта. Буа районы егете биредә икенче туган җирен тапкан.
"Эшемне яратам, - ди ул. - Аның нәтиҗәләрен - үзең дәвалап сәламәтләндергән терлекләрне күрүе аеруча сөендерә. Сыерлар еш җәрәхәтләнәләр, ә бозауларны ашказаны-эчәк чире борчый. Мин эшләгән чорда участокта сыерларда кан авыруы тулысынча бетерелде, барлык йорт хайваннарына котырудан прививка ясалды. Мондый шартлар эшне тагын да җиңеләйтәчәк".
Республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә авыл халкы да рәхмәт белдерде.
"Ветпунктның авыл халкы өчен уңайлы урында ачылуы сөендерә, - дип рәхмәтен белдерде 77 яшьлек Гөлсинә апа Хәсәнова. - Кызларым - Гөлфирә, Илсөя һәм киленем Гөлнара сыер савалар, һәрвакыт алдынгылардан саналалар. Хуҗалыгыбыз зур булганлыктан, безнең һәм эш сөючән авылдашларыбыз өчен бу бик тә кирәкле ветпункт".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев