Иң матур бизәгән өчен приз булачак
Матур гадәт буенча районыбызда биналар һәм йортларны бизәү бәйгесе үткәрелә.
(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Административ биналар һәм предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар территориясенең иң яхшы яңа ел бизәлеше”, “Кар фантазияләре – 2020”, “Тәтеш районында яшәүчеләр арасында торак йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше” бәйгеләрендә җиңүчеләрне акчалата призлар көтә.
Бәйгедә катнашу өчен 2020 елның 15 декабренә кадәр Тәтеш районы башкарма комитетына, 107нче бүлмәгә язмача гариза китерергә кирәк, телефоны: 2-62-48.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев