Иң мөһиме – куркуга төшмәскә
Медицина әйберләреннән иң еш кулланыла торганнарның берсе – бу һәр йортта да диярлек булган градусник. Аны очраклы гына ваткан чаклар булгалый.
(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсе, әгәр сезнең градусник, яки башка терекөмешле җайланма ватылган икән, түбәндәгеләрне һичшиксез үтәргә кирәк дип кисәтә:
• Бинага һава керсен һәм анда температура түбәнәйсен өчен тәрәзәне ачыгыз (фатирда җылырак булган саен, металлның парга әйләнүе шулкадәр тизрәк барлыкка килә).
• Җайланма ватылган бүлмәгә кешеләр һәм йорт хайваннары керүне чикләгез.
• Терекөмешне резин бияләйләр һәм йөзегезгә марлядан битлек киеп, суда җиңелчә чылатылган гәҗит белән җыегыз, иң кечкенә түгәрәкләрен лейкопластырь ярдәмендә җыеп алырга мөмкин.
• Җыеп алынган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм тыгызлап ябыгыз. Су терекөмеш парга әйләнмәсен өчен кирәк. Савытны чүплеккә, унитазга ташламагыз һәм урамга агызмагыз!
• Агызган урынны щетка, сиптергеч ярдәмендә концентратлы марганцовка эремәсе белән эшкәртегез.
• Бер сәгатькә калдырыгыз, ә аннары сабынлы-содалы эремә белән юыгыз (40 грамм хуҗалык сабынын һәм 50 грамм чәй содасын бер литр суда эретергә).
• Бүлмәгә тәүлек дәвамында кермәскә тырышыгыз. Шуннан соң идәнне су белән юып алырга мөмкин.
• Терекөмешне җыеп алгачтын авызны марганцовка эремәсе белән чайкагыз, 2-3 төймә активлашкан күмер кулланыгыз – ул организмга токсиннар тәэсирен киметер.
Демеркуризация (терекөмеш белән пычрануны бетерү буенча чаралар) уздыру һәм терекөмеш булган калдыкларны утильләштерү сораулары буенча, бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Тәтеш районы БКДХның телефон номеры: 8(84373) 2-50-01.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев