Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң югары уңыш – ­ “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Колос” кырларында

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре аграрийлары Татарстан Республикасында иң югары уңыш бирә.

(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, Радик Йосыпов фотосы). Район буенча барлыгы мәй­даннарның 23 проценты җыелган, 56347 тонна икмәк сугып алынган. 

Район буенча ­уртача күр­сәткеч – ­гектардан 56,5 центнер. ­“Колос”, “Нива”, “Авангард” хуҗа­лыкларында иң күп мәй­дан­нарда суктырылган. 
Алтынсу төскә кергән кырларга шактый хезмәт салынган, мул уңыш алу өчен акча да шактый сарыф ителгән. Тә­теш аграрийларының иген­челектәге югары культурасы мөһим фактор булды: “Колос” һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХда игеннәрнең уртача уңдырышлылыгы бер гектардан 70 центнердан артык тәшкил итә.
“С. М. Казаков”,   “Агроил”, “Бакырчы” хуҗалык­ларындагы эшчәннәр дә тырыша. Район кырларында көн саен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр 94 ашлык җыю комбайны эшли. Кайгыртучан хуҗалар һәр минуттан файдаланып, үстерелгән игеннәрне югал­туларсыз, югары сый­фат­лы итеп, киләсе ел уңышына чәчү­лекләр салып калырга ашы­га. 

Хуҗалыкларда урып-җыю белән беррәттән көзге игеннәрне чәчү өчен дә җирләрне әзерлиләр һәм туфракны төп эшкәртүне дә алып баралар. 
Маллар тук булсын һәм яхшы сөт савымы, артым бирсеннәр өчен азык әзерләү дәвам итә. “Колос”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Новая Заря”, “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиеләре иң күп күләмдә хәстәрләгән, алар бер шартлы малга 30 центнердан артык азык берәмлеге әзерләгән. 
Аграрийлар авыл хуҗа­лыгы производствосының барлык юнәлешләре буенча эш алып барып,  бүгенге көндә ­тырышып хезмәт кую – алга таба үзенең нәтиҗәсен – авыл хуҗалыгы предпри­ятие­ләре, Тәтеш җирендәге эшчәннәр өчен  җитешлек китерүен бик яхшы аңлый.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев