Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иҗади шөгыльләре бар

Татарстанда сәла­мәт­­лекләре ­буенча мөм­кинлекләре чик­ле, менталь тайпылышлары булган кешеләрне социаль тернәкләндерү һәм әйләнә-тирәдәге шартларга җайлаштыру буенча ­актив эш алып барыла.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). 

Әлеге өлкәдә нинди чаралар гамәлгә ашырылуы ­хакында без Тәтеш районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм ­ба­ла­лаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире ­Наталья Фунтова белән әңгәмә кордык. 

 – Наталья Петровна, сез нинди эш төрләрен кулланасыз?
– Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында 2021 елда сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлар булган 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге кешеләр өчен көндезге төркем оештырылды. Кул эшләре алар өчен иң яраткан шөгыльләрнең, үзләрен күрсәтүнең үзенчәлекле ысулларның берсе булып тора. Дәресләрне оештырганда һәм үткәргәндә менталь инвалидлыгы булган кешеләрнең үзенчәлекләре исәпкә алына – алар төрлесе төрлечә һәм үзара яр­дәм­ләшеп эшләүнең махсус ысулларына мохтаҗ.

– Әлеге төркемгә кер­гән кешеләр белән эшләүнең төп алымнары нинди?
– Һәркайсына аерым мөнәсәбәт булдыру төп алым булып тора. Иҗади эшләр төрлечә башкарыла: пирография яки агачны яндырып ясау, шулай ук крючок белән бәйләү, рәсем, аппликация, әвәләп, табигый материалдан эшләнмәләр ясау, ефәк җепләр белән чигү киң кулланылыш белән башкарыла.

– Мондый эшчәнлектә уңышлар бармы?
– Безгә йөрүчеләрнең кызыксынуларын, үз куллары белән әйберләр ясарга омтылуларын күрәбез, моны башкалар белән шатланып уртаклашырга теләүләре –бу инде уңышка ирешү. Без “Иҗтимагый инициатива-2021” республика социаль проектлар конкурсында катнаштык, “Үз кулларыбыз белән тылсым булдырабыз” проекты белән чыгыш ясадык. Ул менталь тайпылышлары булучыларны әйләнә-тирәлеккә җайлаштыру һәм социальләштерү өчен иҗади сәләтләрне үстерүгә шартлар булдыруга юн­әлтелгән иде. Проект конкурста җиңүче дип танылды. Грант ярдәмендә төрле бәйләү җепләре, крючок­лар, инәләр сатып алынды һәм бу безгә йөрүчеләрнең иҗатын алга таба дәвам итәргә йогынты ясый.

Анастасия Сударикова, көндезге төркемгә йөрүче:
– Һәркайсыбыз җанга якын шөгыльгә тартылырга тырышабыз. Малайлар рәсемнәр, агачны яндырып, әвәләп ясыйлар. Эмиль матур итеп чигә, яндырып эшли, бәйләргә өйрәнә. Шулай ук Витя да тырыша. Быел безгә Дима килеп кушылды, ул агачны яндырып эшләүне яхшы башкара. Төркемебез белән ГТО нормасын тапшырдык, юл хәрәкәте иминлеге чарасында катнаштык. 
Дәресләрдә мин әйбер­ләр ясыйм, беренчесе – курчак-бөти булды. Яңа елга гномик ясадым. Наталья Александровна Мерзлова җитәкчелегендә сумка тектем,  ике ­мунчала бәйләдем. Түгәрәккә йөрү миңа бик ошый, үзәк белгечләре безгә бөтен яктан ярдәм итәләр. Әнием шөгылемнән бик канәгать һәм үз кулларым белән ясаган матур эшләремне һәрчак мактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев