Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иҗади уе техникум эмблемасына әйләнгән

Бүген – Укытучы көне.

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Николай Безроднов үз вазифасын һөнәрендә таптым, дип саный.

– Башлангыч мәктәптә рәсем ясарга яраттым, аннары сызым белән мавыгып киттем – дип сөйли Николай Геннадь­евич. – Тәтештәге 2нче урта мәк­тәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, инженер-механик белгечлеге алдым. Безнең техникумга очрак­лы гына килдем кебек тоелган иде, хәзер инде биредә 24 ел эшлим, техникум эмблемасының эскизын ясадым. Башта “Инженерлык графикасы” фәнен укыттым, аңарда студентлардан түземлек, пөхтә эшләү, төгәллек таләп ителә. Хәзерге вакытта минем дәресләр исә­бендә авыл хуҗалыгы техникасы буенча башка фәннәр дә бар. Хәзерге дөньяда әлеге фәннәрне үзләштерү мөһим, чөнки яңа чыгарылган техника махсус белемле булуны таләп итә. Безнең чыгарылышларның белгечлекләре буенча эшләү­ләрен күрү сөендерә. 

Тәҗрибәле педагог шулай ук сыйныф җитәкчесе буларак та берничә төркемне чыгарган. 
– Укучыларның барысы да әйбәтләр, аралашу барышында бердәм, дус коллективка әйләнәләр, – дип белдерә ул. – Аларда шулай ук шәхси сәләтләр дә ачыла. Укыту һәм тәрбия барышы студентлар өчен кызыклы булсын безнең педагоглар бар көчләрен куялар, ә укытучының һәм укучының уртак эшчәнлеге – ул уңышка ирешү. 

фотоны Николай Безроднов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев