Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташларын онытмыйлар

Алабирде авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Безнең күренекле якташларыбыз” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелгән.

(Тәтеш, 16 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина, фотоны авыл китапханәсе тәкъдим итте). Чарада катнашучылар Алабирде җирлегендә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният, мәгариф һәм тормыштагы башка өлкәләрне үстерүдә үзләреннән өлеш керткән танылган шәхесләр турында белгәннәр.

Чара ахырында балалар җирле шагыйрә Мөнирә Мингалиева һәм Гүзәлия Шәйдуллина иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп укыганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев