Реклама
Җәмгыять
Яман гадәт – янгын чыгуга сәбәпче
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хезмәт урыннарында яки торак секторда янгын булдырмас өчен, тәмәке тартканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында тәтешлеләрнең исенә төшерә.
(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Урын-җирдә яки креслода тәмәке тартырга ярамый, аеруча да спиртлы эчемлекләр кулланган булсагыз, чөнки мондый хәлдә бик тиз йоклап китәргә мөмкинсез. Хәтта сүндерелгән тәмәкеләрне дә кәгазь һәм башка янучан калдыклар яткан урналарга ташларга; көл савыты итеп кәгазь төргәкләр, шырпы яки тәмәке тартмалары кулланырга ярамый; гаражда тәмәке тарту тыела – якын куелган машина һәм җиңел кабынып китүчән сыеклыклар янгын китереп чыгарырга мөмкин; шырпы яки тәмәке төпчекләре кечкенә балаларның кулына эләкмәсен өчен күзәтеп торыгыз.
– РФ законы буенча баскыч мәйданчыгында тәмәке тарту тыела, – дип кисәтә Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән сорау алучысы Фәнис Камалетдинов. – Әгәр дә сез подъездда тәмәке тартасыз икән, тәмәкегезне һич кенә дә түбәндәге аралыкларгы ташламагыз. Газета кәгазенең яки картонның пыскып януы, пластик турында әйтеп тә торасы юк, эвакуация юлын бүлү һәм гражданнарда курку хисе китереп чыгару ихтималы бар. Кече яшьтәге тәмәке тартучыларга аеруча да игътибар итегез. Балалар өлкәннәргә карап тәмәке тарталар, моның өчен яшерен урыннарны сайлыйлар. Алар өлкәннәр килеп чыккач, начар гамәлләрен күрсәтмәс өчен сүндерелмәгән тәмәкене ыргытып калдыралар, аннары янгын чыгуы да бар.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә:
– Әгәр дә сез янгын килеп чыккан очракның яки гадәттән тыш хәлнең катнашучысы яки шаһиты буласыз икән, 01 телефоны буенча бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз, кәрәзле телефоннан – 101, 112. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм түләүсез кабул ителә. Сезнең иминлегегез үзегезнең кулда, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев