Яңа вазифага билгеләнү
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге начальнигы – баш инженеры итеп Курков Максим Петрович билгеләнде.
Ул 1983 елның 9 ноябрендә Ярослав өлкәсенең Углич шәһәрендә туа, Казан югары артиллерия команда училищесын тәмамлый.
2001 елның августыннан 2022 елның июленә кадәр РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итә. Хәрби училище курсантыннан алып артиллерия дивизионы командирына кадәрге юлны уза.
Егерме алты ел хезмәт иткәннән соң подполковник исемендә пенсиягә чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев