Реклама
Җәмгыять
Яңалыкны өйрәнү аның өчен кызыклы
21 апрель – Җирле үзидарә көне
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Жуково авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ольга Рыжова кешеләргә ярдәм итү – аның хезмәт вазифасы һәм кешелеклелек бурычы дип саный.
Ольга Ивановна Лаеш районында туа, Казанда һөнәри белем ала. Үзенең булачак ирен дә шунда очрата, алар бергә укыйлар, Тәтеш районы менә шулай тагын бер белгечкә ия була.
– Башта Карл Маркс исемендәге колхозда зоотехник-селекционер булып эшләдем, аннары кадрлар бүлеге белгече, шуннан соң авыл китапханәсендә әйдәп баручы китапханәче, һәм менә инде 15 ел җирле үзидарә органында хезмәт куям, – ди Ольга Рыжова. – Кешеләр белән аралашуда минем беркайчан да кыенлыклар булмады, бездә халык яхшы, ә яңалыкны өйрәнү һәрчак кызыклы. Минем хәзерге вазифам да һәрдаим яңа документлар, нормативлар, программалар өйрәнүне таләп итә. Эш производствосын, совет һәм башкарма комитет буенча оештыру документларын, хуҗалык итүнең электрон кенәгәсен, хәрби учетны алып барам, статистикага исәп-хисаплар ясыйм. Хәзер – субсидияләр буенча кызу вакыт. Кешеләр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, сыер асраучылар дәүләт ярдәменнән файдалана алсын өчен, кирәкле документларны рәсмиләштерергә кирәк.
Ольга Ивановна җирлек башлыгы Наталья Борисова белән тыгыз хезмәттәшлектә һәм аңлашып эшләвен, авылдагы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең һәр нәрсәдә ярдәмчеләре булып торуын билгеләп үтә.
– Тыныч, сабыр булырга кирәк, чөнки кешеләр нинди дә булса проблема буенча мөрәҗәгать итсәләр, чишелеш табарга кирәк, һәм бу бары тик минем хезмәт вазифам булганы өчен генә түгел, кешелеклелек бурычы да бар бит әле, – ди ышанычлы итеп тәҗрибәле белгеч.
фотоны Ольга Рыжова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев