Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын чыгу куркынычы сезоны җитә

Татарстан территориясендә 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелә.

(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”, Ирина Ефимова).

– Янмый торган махсус савытларда, ризыкны җылылык белән эшкәртү өчен кулланылучы башка җайланмаларда, урман янгыннары һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган торак пунктларда, гражданнарның яшелчәчелек яки бакчачылык алып бару тер­ри­торияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш булган икътисад объектлары, җәмәгать туклануы объектлары тер­риторияләрендә булган мангаллардан һәм башка җайланмалардан тыш, ризык әзерләү өчен ачык ут куллану рөхсәт ителми, –  дип аңлатма бирә  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча профилактика эшчәнлеге Баш ида­рәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Шулай ук бу территорияләрдә I – III класслы куркынычлылыктагы пиротехник әйберләр куллану, янучан материаллардан идарә ителми торган әйберләрне кабызып җибәрү тыела, аларны биеклеккә күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмен­дә һаваны җылытуга нигезләнә.

Табигатьтә янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләрен үтәүгә дә игътибар итәргә кирәк. Ачык утны моның өчен җиһаз­лан­дырылмаган урыннарда куллану тыела; тәмәке тартканда шырпыларны, төпчекләрне һәм кызарып торган көлне ыргытыр алдыннан, башта аларны яхшы итеп сүн­дерергә кирәк. Шешәләр яки пыяла кисәкләре, майлы яки янучан матдәләр сеңгән материалларны калдыру тыела. Коры­ган үләннәрне, чүп-чарны, тупыл мамыгын, камылны яндырырга; корыган үләнле урыннарда, агачларның ябалдашлары астында, шулай ук зыян күргән урман учас­токларында учак ягарга ярамый.

Янгынга каршы аерым тәртип кертелгән вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен админис­тратив җа­ваплылык чарасы ике тапкырга арттырыла: гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик белеме булмаган килеш эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр; юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Дәүләт янгын кур­кынычсызлыгы бел­гечлә­ре Тәтеш районында яшәү­челәргә мөрәҗәгать итеп, искә төшерә:
– Ут белән эш ит­кәндә сак булыгыз, аны кулланганда уяу булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы та­ләпләрен үтәгез. Янгын чыгуын күрсәгез чит­ләтеп үтмәгез, аны үз кө­чегез белән сүн­дерә алма­ган очракта 01, 101, 2-51-92 телефоннары буенча ­шалтыратыгыз. 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X